ТР ДТК инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренә аттестация уздырылды

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

2024 елның 12 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрелде. Бу көнне аны биш кеше үтте. Болар – юридик бүлек, административ практика бүлеге, документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлегенең дәүләт хезмәткәрләре.

Чара Инспекция башлыгы В.Р. Нәҗмиев рәислегендә узды. Аттестация комиссиясе составына инспекция башлыгы урынбасары А.С. Ганиев, юридик бүлек башлыгы Л.Т. Булатова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәүче киңәшчесе С.Ю. Яковенко (аттестация комиссиясе секретаре), КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Р.Р. Хәбибрахманова (бәйсез эксперт) керде.

Һәр хезмәткәр вазыйфасына туры килү-килмәүгә карата өч елга бер тапкыр аттестация уза. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештыра.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International