Көек авылындагы «Яшьлек» торак комплексында яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Питрәч районы Көек авылындагы «Яшьлек» торак комплексында Яшьләр урамындагы 7 нче йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Бинада катлар саны – 5. Аның гомуми мәйданы 1265 кв. м тәшкил итә. Булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 971,70 кв. м булган 20 фатир төзелгән.

Төзүче һәм генераль подрядчы – «КБ «Паритет» МТ ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «ТатСтройПроект» АТК ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ТСЦ «Техно-Трейд» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International