ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанда Алексей Козин урамындагы паркинглы торак йортны тикшерә

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Яңа Савин районында Алексей Козин урамындагы җәмәгать урыннары һәм паркинглы торак йортны тикшерә.

«Савин Сити-1» торак комплексында объект төзелеше 2021 елның декабрендә башлана. Аның гомуми мәйданы 67000 кв. метрдан артык.

Төзелеш гомуми ике катлы стилобат белән берләштерелгән биш торак секциядән торган төркемнән гыйбарәт. Секцияләрнең катлары төрле, иң күбе – 24. Аларның урнашуы оптималь инсоляцияне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Стилобат өлешенә 50 урынлы балалар бакчасы төзелгән. Анда шулай ук торак секцияләренең үзәк керү төркемнәре, инженерлык инфраструктурасының техник бүлмәләре һәм ике катлы ябык җир өсте паркингы урнашкан. Паркингта стеллаж тибындагы механикалаштырылган парковка системалары каралган.

Торак йортта 573 фатир төзелгән. Фатирларның бер өлеше индивидуаль террасаларга ия. Кайбер фатирларда соңгы катларда шулай ук камин урнаштыру өчен урыннар каралган. Барлык торак фатирлар автомобильләрне саклау биналарыннан техник кат белән аерылган.

Объектны төзүче – «Садовое кольцо Казань» МТ ҖЧҖ. Техник заказчы – «СК Аскон Инжиниринг» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «БАДР» проект компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «С.Т.С.» ҖЧҖ.

ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International