Комлы Кавал авылында 500 укучыга исәпләнгән «Гармония» лицее төзелде

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Татарстанның Лаеш муниципаль районы, Комлы Кавал авылындагы яңа гомуми белем бирү мәктәбенең проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде. Объект «Гармония» күппрофильле лицее статусын алды.

Аны төзү 2024 елның гыйнварында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башланган иде. Объект бинасы өч катлы. Аның гомуми мәйданы 8609 кв. м тәшкил итә.

500 укучыга исәпләнгән уку йорты өчен җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Биредә уку кабинетлары, лаборант бүлмәләре, укытучылар бүлмәсе, уку-укыту бүлеге мөдире кабинеты, медицина блогы, 250 урынлы аш залы, спорт залы, китапханә һәм башка бүлмәләр урнашкан.

Аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен (МГН) рекреация һәм куркынычсызлык зоналары каралган. Лицей территориясе төзекләндерелгән.

Объектны төзүче – «Главстрой РТ» ДБУ.

Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International