Советлар Союзы Герое И.С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты мәктәбен реконструкцияләү тәмамлана

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Советлар Союзы Герое И.С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбенең реконструкцияләнгән бинасы территориясендә контроль-күзәтчелек чарасын үткәрә. Ул Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы, Завод-Нырты авылы, Завод урамы, 17в йорт адресы буенча урнашкан.

Мәктәп бинасы ике катлы. Проектта бинаның бер өлешен кирпечтән һәм шундый ук катлы металл каркастан төзү хисабына мәйданны арттыру каралган булган.

Уку йортының яңа объектын төзү эшләре 2023 елның гыйнварында башлана. Ул инвалид балаларны ел әйләнәсе савыктыру лагерен урнаштыру өчен билгеләнгән.

Төзелеш барышында фундаментлар, беренче һәм икенче катларның тышкы диварлары, түшәмә һәм өслек плитәләре салынган, тышкы бизәкләү эшләре башкарылган, инженер системалары һәм җиһазлары монтажланган, эчке юллар һәм тротуарлар салынган.

Шулай ук территорияне төзекләндерү, аны яшелләндерү һәм кече архитектура формалары белән бизәү эшләр дә башкарылган. Биредә балалар өчен спорт һәм ял итү мәйданчыклары төзелгән, хуҗалык мәйданчыгы, биш машина урынына исәпләнгән автостоянка бар.

Ел әйләнәсе эшли торган сәламәтләндерү лагеренда трансформалаштырыла торган күпфункцияле киңлекләр, аш залы, ярдәмче бүлмәләр, йокы бүлмәләре һәм дәвалау кабинетлары бар. Бинада күрсәтеләчәк барлык хезмәтләрдән М1-М4 мобильлек категориясе булган кешеләр файдалана ала.

Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының И.С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектчы – «ДоминантПроект» ҖЧҖ. Подрядчы – «Ремонтстройсервис» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International