ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге адрес буенча урнашкан яңа торак йортны тикшерә: ТР, Биектау муниципаль районы, Красносельское авыл җирлеге, Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Чернышевский ур., 14 йорт.
Тикшерелергә тиешле эшләр проект документациясе нигезендә билгеләнгән. Инженерлык системаларын монтажлау, бизәкләү, төзекләндерү эшләре, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, санитар-эпидемиологик чаралар үтәлеше һәм башкалар тикшерелә.
Подвалы булган биш катлы йорт бинасы – кирпечтән, мәйданы – 3255 кв. метр. Анда 40 фатир төзелгән, аларның гомуми мәйданы 2800 кв. метр тәшкил итә.
Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Казанский Промстройпроект» институты ААҖ.
Исегезгә төшерәбез, йорт социаль ипотека республика программасы кысаларында төзелгән, бу «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп максатына – гражданнарыбызны арзанлы һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итүгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.