Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан республиканың Лаеш муниципаль районының Усад авылында төзелгән яңа уку йортына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.
Объектка йомгаклау тикшерүе уздырылды. Барлык төзелеш, бизәкләү эшләре, инженер системаларын һәм җиһазларын монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнгән. Контроль-күзәтчелек чарасының нәтиҗәсе – уңай.
Белем бирү учреждениесе «Инноватика» исеме астында күп профильле лицей статусын алды. Ул 1501 укучыга исәпләнгән.
Лицей бинасы өч катлы, подвалы бар. Аның гомуми мәйданы 20721 кв. м тәшкил итә. Терәк буларак һәм киртәләп тотучы конструкция материаллары – кирпечтән өелгән монолит каркас, фасады җылытыла һәм вентиляцияләнә торган. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы.
Планировка буенча бина 2 эчке ишегалды тирәсендә формалаштырылган функциональ блоклардан тора. Бинаның көньяк өлешендә беренче каттан икенче катка кадәр башлангыч сыйныфларның аерым блогы бүлеп бирелгән. Биредә уку сыйныфлары, озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәләре, логопед кабинеты, укытучылар бүлмәсе, рекреация бүлмәсе каралган. Беренче катта гардероб урнаштырылган.
Барлык өч катта да сыйныф бүлмәләре бинаның периметры буенча урнашкан. Спорт блогы беренче каттагы спорт залыннан һәм икенче каттагы күп максатлы залдан тора. Спорт залында витражлы форточкаларны дистанцион рәвештә ачу өчен приводлар каралган.
756 урынлы аш залында өләшү линиясе, барлык кирәкле цехлар, склад бүлмәләре, персонал бүлмәләре бар. Подвалда венткамералар, су үлчәү узелы, индивидуаль җылылык пункты (ИТП) урнашкан. Барлык катларда да укытучылар һәм укучылар өчен бәдрәфләр, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен (МГН), җыештыру кирәк-яраклары бүлмәләре бар.
Уку йорты территориясендә хәрәкәтчән уеннар һәм ял итү, гимнастика һәм волейбол уеннары өчен мәйданчыклар, йөгерү юллары булган футбол кыры урнашкан. Шуңа күрә укучыларга спорт формасына килүе кыен булмаячак: моның өчен барысы да каралган.
Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче булып «ТР Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ тора. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ.