Баулыда линия җитештерү-диспетчерлык станциясенең яңа котельные төзелде

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Татарстанның Баулы районында урнашкан Богуруслан районы нефть үткәргеч идарәсенең «Баулы» линия җитештерү-диспетчерлык станциясенең (ЛПДС) яңа котельные тикшерелә.

Объект төзелеше 2023 елның апрелендә башланган. Котельныйның гомуми мәйданы 50 кв.м тәшкил итә. Аның куәте – 4000 кВт. Котельный операторлары өчен аерым бина каралган. Анда операторның автоматлаштырылган эш урыны, персонал өчен гардероб бүлмәсе, ашау бүлмәсе, душ бүлмәсе, санузел урнашкан.

Төзүчесе – «Транснефть-Приволга» АҖ. Генераль подрядчы – «ТГВ-Поволжье» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Гипротрубопровод» АҖ.

Белешмә: 2021 елда «Баулы» линия җитештерү-диспетчерлык станциясе эшли башлауның 70 еллыгын билгеләп үтте. Хәзерге вакытта станция өч магистраль нефть үткәргеч (МН) участокларына хезмәт күрсәтә: Баулы – Куйбышев, Нижневартовск – Курган – Куйбышев һәм Богуруслан – Сызрань. ЛПДС җаваплылыгы зонасында 300 км якын магистраль нефтьүткәргеч трассалары һәм резервуар паркы бар. Станция нефтьне кабул итү, транспортлау, исәпкә алу һәм саклауны тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International