Казан шәһәренең «Светлая долина» торак комплексында 1-3 нче йортның яңа корпусы төзелде

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

2024 елның 7 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәре Совет районының «Светлая долина» торак комплексында урнашкан 1-3 нче йортның 3 нче номерлы яңа корпусына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шушы көннәрдә М-1 микрорайонында Александр Курынов урамында төзелгән корпусына йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды. Контроль-күзәтчелек чарасы барышында республика ведомствосы инспекторлары объектны проект документациясе таләпләренә туры килъе, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материаллары, төзелеш барышында кулланылган эшләнмәләр буенча тикшерелде. 

Йорт төзелеше 2022 елның ноябрендә башланган. Бинада катлар саны – 18-20. Аның гомуми мәйданы 17140 кв. метр тәшкил итә. Булачак хуҗалары өчен гомуми мәйданы 11370,90 кв.метр булган 250 фатир төзелгән. Йорт янындагы яшелләндерелгән территория төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.   

Төзүче – «Светлая долина 16» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ. Генпроектлаштыручы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International