«Нижнекамскнефтехим» ГАҖ объекты реконструкция узды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ төзегән, реконструкцияләнгән 583 титул бинасының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Объектның генераль подрядчысы – «ПСК Кама» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Спектрум-Холдинг» ҖЧҖ.

Бинаның архитектур-планлаштыру чишелешләренең төп идеясе аның тышкы кыяфәтен яңартудан, архитектурада кампаниянең заманча образын гәүдәләндерүдән һәм предприятие хезмәткәрләре өчен уңайлы мохит тудырудан гыйбарәт.

Капиталь төзелеш объектын реконструкцияләү 2023 елның җәендә башланган. Административ-көнкүреш корпусы бинасының мәйданы – 3355,90 кв. метр. Андагы катлар саны – 3. Тотып торучы һәм киртәләп торучы конструкцияләр материаллары – күзәнәкле бетоннан блоклар тутырылган, җылытыла торган һәм вентиляцияләнә торган фасадлы җыелма каркас. Фундамент тибы – монолит тимер-бетон субайлар. Түбә тибы – яссы.

Бинада предприятие хезмәткәрләренә көнкүреш хезмәте күрсәтү каралган. Беренче катта вестибюль бүлмәләре, санузеллар һәм душ бүлмәләре белән хезмәткәрләрнең гардероблары, режим бүлеге (ЧОП) бүлмәләре, тикшерү бүлмәсе, сервер бүлмәләре, ИБП, ПУИ, ИТП, су үлчәү узелы бүлмәсе, электр калканы, СС кертү бүлмәсе урнаштырылган. Икенче катта санузел һәм душ бүлмәләре булган хезмәткәрләр гардероблары, электр щитлары, сервер, ПУИ, АСПЗ бүлмәсе урнашкан. Техник катта – венткамералар, техник бүлмәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International