Алексеевск ш.т.п. «АК-Стройинвест» ҖЧҖ яңа торак йорт төзеде

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

2024 елның 5 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе яңа төзелгән торак йортка проект документлары таләпләренә туры килүе буенча ярашлылык турында бәяләмә әзерләде, әлеге йорт Алексеевск ш.т.п., Павелкин ур., 33 йорт адресы буенча урнашкан.

Шушы көннәрдә торак йортка йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.

Объектны төзүче оешма булып «АК-Стройинвест» ҖЧҖ тора. Техник заказ бирүче – «Легион» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Арт-Проект» ҖЧҖ.

Йортның бинасы кирпечтән салынган, монолит каркастан җылытылган һәм тышкы ягы кирпечтән салынган.

Дүрт катлы йортта 24 фатир урнашкан, аларның гомуми мәйданы 763,70 кв. метр тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International