ТР ДТК инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелде. Ул республика ведомствосы башлыгы В.Р. Нәҗмиев рәислегендә узды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә күзәтчелек буенча Кама аръягы территориаль органы җитәкчесе вакантлы вазыйфасын биләүгә ике кандидат каралды.

Конкурс комиссиясе составына урынбасарлар, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, юридик бүлек җитәкчесе Л.Т. Булатова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (конкурс комиссиясе секретаре) керде.

Кандидатларны бәяләү өчен шулай ук бәйсез эксперт – Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова чакырылган иде.

Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International