Красногорскида «Төзелеш навигаторы: цифрлаштыру курсы. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге» Бөтенроссия тармак конференциясе узды

2024 елның 5 июле, җомга

«Төзелеш навигаторы: цифрлаштыру курсы. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге» – Красногорскида шундый исем астында Бөтенроссия тармак конференциясе узды.

Россия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән аның инициаторлары булып Мәскәү өлкәсенең Дәүләт төзелеш күзәтчелеге баш идарәсе һәм «Мәгълүмати модельләштерү технологияләре өлкәсендә оешмаларның илкүләм берләшмәсе» ассоциациясе (НОТИМ) чыгыш ясады.

Мәскәү өлкәсенең төзелеш күзәтчелеген цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнергә бөтен илдән төбәк күзәтчелек органнары, капиталь төзелеш заказчылары, төзүчеләр, проектлаучылар вәкилләре килгән иде. Алар арасында цифрлы аралашу нокталарын эзләү өчен диалог узды.

«Төзелеш навигаторы: цифрлаштыру курсы. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге»  Бөтенроссия тармак конференциясе эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев катнашты.

♦ Төп фотода: өлкә һәм төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекцияләре җитәкчеләре5 июльдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә уздырылган «Төзелеш навигаторы: цифрлаштыру курсы. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге» Бөтенроссия тармак конференциясендә катнашучылар. Чарада катнашучылар арасында – Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International