ТР ДТК инспекциясендә һөнәри берлеккә керү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә һөнәри берлеккә керү темасына багышланган презентация узды.

Һөнәри берлек әгъзалыгының мотивациясе нәрсә ул һәм хезмәткәрнең профсоюзга керү карарына йогынты ясаучы сәбәпләр нинди?

Бу һәм башка сорауларга РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова җавап бирде.

Үз оешмасы мисалында ул һөнәри берлек әгъзаларының өстенлекләре турында сөйләде.

Альбина Нәфыйкова шифаханәдә өлкәннәр өчен, балалар өчен җәйге лагерьларга юлламалар алу мәсьәләсенә җентекләп тукталды, бу хәзер, җәйге чорда, аеруча да актуаль.

Чарада ТР ДТК инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев, территориаль органнар җитәкчеләре, ведомство хезмәткәрләре катнашты.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International