2024 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзүчеләргә ярашлылык турында 84 бәяләмә бирде

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

2024 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында 84 бәяләмә бирелде, шулай ук документ бирүдән баш тарту турында 60 карар чыгарылды.

Казан һәм Татарстан территориясендә инспекция төрле функциональ билгеләнештәге объектлар төзелешен һәм реконструкциясен күзәтә. Болар – торак йортлар, шул исәптән республика социаль ипотека программасы буенча төзелә торган, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автомобиль юллары һәм юл инфраструктурасы.

«Күп төзелә, әмма төзелештә бозулар да җитәрлек. Болар барысы да контроль-күзәтчелек чаралары барышында ачыклана. Йомгаклау тикшерүенең уңай акты, башкарма документларның тулы пакеты булу һәм без билгеләгән барлык искәрмәләрне бетерү генә ярашлылык турында бәяләмә бирү өчен нигез була ала», – дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Вәли Нәҗмиев. 

ТР ДТКИ күзәтчелек итә торган объектлар Казанда да, Татарстанның эре шәһәрләрендә, муниципаль районнарында да урнашкан. Мәсәлән,  агымдагы елның  6 аенда ярашлылык турында бәяләмә бирү һәм алга таба 22 капиталь төзелеш объектын файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә башкала инфраструктурасы яңартылган. 

Аннары ранжир буенча ярашлылык турында бәяләмә алучылар арасында Чаллы килә: биредә Инспекция күзәтчелегендәге 13 яңа объект төзелде. Татарстанның Зеленодольск муниципаль районында 10 объектка ярашлылык турында бәяләмә  бирелде. Республиканың Түбән Кама муниципаль районында – 7 объект, Биектау һәм Алабуга районнарында – 6, Әлмәт һәм Лаеш районнарында – 4, калган районнарда 1-3 объект шундый бәяләмәләр алды.

Республика ведомствосы җитәкчесе сүзләренчә, яңа төзелгән һәм төзелә торган яңа объектлар арасында – Казанда, Чаллыда, Аксубайда, Апаста, Буада социаль ипотека йортлары бар.

«Шулай ук безнең күзәтү астында стратегик объектлар да бар. Июнь аенда Әлмәттә Риза Фәхретдин исемендәге яңартылган үзәк мәчет ачылды. Хәзер БРИКС саммитына әзерлек кысаларында төзелә торган кайбер объектларны, аерым алганда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын контрольдә тотабыз. Моннан тыш, мәктәп учреждениеләрен, балалар бакчаларын тикшерүнең кайнар чоры башлана. Без моңа әзер», – дип йомгаклады Татарстан ведомствосы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International