Казанның Киров районында яңа паркинг төзелде

2024 елның 2 июле, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Киров районында Проточная урамындагы күп дәрәҗәле паркингка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объект төзелеше 2021 елның июнендә башланган. Бинада катлар саны – сигез. Тышкы стеналарның эчке өслеге чикләрендәге паркингның гомуми мәйданы (техник биналарны да кертеп) – 8238 кв. м. Автостоянканың сыйдырышлылыгы 253 машина-урынга исәпләнгән.

Сигез катлы аерым торган җир өстендәге паркинг йортта яшәүчеләрнең автомобильләрен саклау өчен билгеләнгән. Ул сыек мотор ягулыгында эшләүче двигательләр (бензин, дизель ягулыгы) белән урта класстагы автомобильләр урнаштыруны күздә тота.

Рампа төре –  ике юллы кәкре сызыклы. Кешеләрне вертикаль күчерү өчен 1000 кг йөк күтәрүчәнлеге булган лифт һәм эвакуация баскычы ячейкасы проектланган. Автостоянканың түбәсе эксплуатацияләнә, бер үк вакытта автомобильләрне саклау өчен машина-урын булып та тора.

Төзүче һәм техник заказчы – «Плутоний» җитештерү компаниясе» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы: «Имидж» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Инкомстройпроект» ҖЧҖ. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International