Татарстанның Тукай районында 42000 тоннага исәпләнгән элеватор төзелде

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

 

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Һәркайсы сәгатенә 100 тоннага планлаштырылган киптерү җайланмалары белән 42000 тоннага исәпләнгән элеватор» объекты буенча проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Ул Татарстан Республикасы, Тукай муниципаль районы, Кече Шилнә авыл җирлеге адресы буенча урнашкан.

Объект составында: 2 юллы кабул итү җайланмасы, ашлык чистарту корылмасы, ашлык саклау оператив силосы (470 тонна) СКД8/8-60 4 берәмлек, Strahl 11000fr ашлык киптерү җайланмасы – 2 берәмлек, автотранспортка җибәрү бункерлары, конвейер галереясы, яссы төбе булган силослар СПД 20/17 – 10 берәмлек, диспетчерлык бүлмәсе, № 1, № 2 һәм № 3 нория манаралары, хезмәт күрсәтү мәйданчыклары һәм бункерлары булган конвейер эстакадасы.

Конструктив схема – металл каркас. Фундаменты – монолит тимер-бетон. Подвалның тышкы диварлары – монолит тимер-бетон. Тышкы стеналар – профнастил. Бүлгеләр – монолит тимер-бетон. Баскыч маршлары һәм мәйданчыклары – корыч.

Төзүче – «Чаллы элеваторы» АҖ. Техник заказ бирүче – «Челны-Бройлер» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «КЭР-Промстрой» ҖЧҖ.  Подрядчы – «Воронеж инжиниринг компаниясе» ҖЧҖ. Ген. проектлаучы – «Техпроект» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International