ТР ДТК инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс узды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2024 елның 27 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелде. Ул республика ведомствосы башлыгы В.Р. Нәҗмиев рәислегендә узды.     

Конкурс комиссиясе составына инспекция җитәкчесе урынбасарлары А.С. Ганиев, Л.З. Фатыйхов, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (конкурс комиссиясе секретаре) катнашты.

Кандидатларны бәяләү өчен шулай ук бәйсез экспертлар – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш производствосы технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов, Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанс институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова чакырылган иде.

Конкурс комиссиясе тарафыннан автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм реконструкциясен күзәтү буенча территориаль органга, дәүләт сатып алулары, мобилизация эше һәм гражданнар оборонасы секторына, юридик бүлеккә вакантлы вазыйфаларны биләүгә дүрт кандидат каралды. Чараны ТР ДТК инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International