Хакимиятнең башка органнарының кадрлар хезмәтләренә вәкаләтле затларның коррупция күренешләренең билгеле фактлары турында хәбәр итү тәртибе турында БЕЛЕШМӘЛЕК

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

«Коррупциягә каршы тору турында» 25.12.2008 № 273-ФЗ федераль законның 5 статьясындагы 4.1 өлешенә ярашлы рәвештә, хокук саклау органнары, башка дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфаи затлары тиешле федераль дәүләт хакимияте органнарының, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча җаваплы булган кадрлар хезмәтләре бүлекчәләренә (әлеге органнарның коррупциячел һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы булган кадрлар хезмәтләре вазыйфаи затларына)  дәүләт хезмәткәре яки муниципаль хезмәткәр тарафыннан коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрнең һәм тыюларның, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу яки җайга салу турындагы таләпләрнең бозылуы яки бурычларны үтәмәве турында билгеле булган фактлар турында хәбәр итәргә тиеш.

Законның күрсәтелгән таләбен тормышка ашыру түбәндәгеләрне күздә тота.

1. Мәгълүмат алу.

Хакимият органында дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең башка хакимият органы (федераль, региональ дәрәҗәдәге яки җирле үзидарә органы) бурычларын, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны, шулай ук мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау (җайга салу) турындагы таләпләрне үтәмәве турында мәгълүмат барлыкка килергә мөмкин (1).

Закон нормасы хакимият органы үз хезмәткәренә карата коррупцион хокук бозуны ачыклаган очракларга кагылмый.

Башка хакимият органнары хезмәткәрләренең коррупция күренешләре турында мәгълүмат хакимият органы үз функцияләрен башкарганда билгеле булырга мөмкин:

- гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен караганда;

- тикшерүләр үткәрелгәндә;

- муниципаль хезмәтләр күрсәтелгәндә;

- суд утырышларында катнашканда;

- рөхсәт функцияләрен үтәгәндә;

- дәүләт (муниципаль контрактлар) төзү һәм үтәү һ.б. барышында.

Мәсәлән, тикшерү чараларын үткәргәндә хезмәткәрләрнең эшкуарлык эшчәнлеген башкару факты ачыкланган, яки буйсынучы (контрольлектәге) зат белән якын туганлык яки үзлек булу, вазыйфа бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләк алу очраклары ачыкланса.

2. Мәгълүмат әзерләү.     

Законнарда җибәрелә торган мәгълүмат структурасы каралмаган. Шуңа бәйле рәвештә, анда хезмәткәрнең билгеле шәхси мәгълүматларын, аның хезмәт урынын, аның вазыйфасын, хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы таләпләрне бозуын күрсәтүче фактлар турында мәгълүматны күрсәтергә кирәк. Мәгълүматка раслаучы документлар һәм материаллар, шул исәптән аудио-видео язмалар (булган очракта) теркәргә кирәк.

Яла ягу характерындагы мәгълүматны юнәлтү рөхсәт ителми, моның өчен юридик җаваплылыкның төрле төрләре каралган.

3. Мәгълүмат юллау.

Хезмәткәрнең коррупция күренешләре турында мәгълүмат хокук бозуга юл куйган дәүләт (муниципаль) хезмәткәре хезмәт итә  торган федераль дәүләт хакимияте органнарының, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча кадрлар хезмәте бүлекчәләренә (әлеге органнарның коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча эш өчен җаваплы кадрлар хезмәте вазыйфаи затларына) җибәрелә.

Хакимият органы җитәкчесе адресына мәгълүмат җибәрү дә рөхсәт ителә.

(1) «Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, № 79-ФЗ федераль законның 15, 16, 17, 19 статьяларын, «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 02.03.2007 ел, № 25-ФЗ федераль законның 12, 13, 14, 14.1 статьяларын карагыз

Татарстан Республикасы прокуратурасы,

коррупциягә каршы тору турында

законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International