Әлмәттә Риза Фәхретдин исемендәге үзәк мәчет реставрацияләнде һәм Корбан бәйрәме көнендә ачылды.
«Бу мәчет Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә үрнәк. Бу чын ислам үзәге. Алга таба янәшәдә урнашкан мәдрәсә бинасын яңарту планлаштырыла. Мәчетне ремонтлауда катнашкан һәм бу игелекле эшкә үз өлешен керткән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәм», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Бу вакыйга алдыннан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дини комплексның яңа объектына – янкормага (стилобатка) проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиев сүзләренчә, мондый объектлар Инспекциянең һәрвакыт игътибар үзәгендә. «Төгәл, җайлы эшләдек. Әлмәт халкының, Татарстанның барлык мөселманнарының шатлыгына, объект вакытында тапшырылды», – диде ул.
1995 елда төзелгән мәчет киң реконструкция узган, шул исәптән фасады һәм гөмбәзе яңартылган, шулай ук янәшәдәге территориясе төзекләндерелгән.
Аңа янкорма бина – стилобат – бер катлы. Аның гомуми мәйданы 6442,50 кв. метр тәшкил итә. Кунаклар өчен ике ачык мәйданчыгы бар: түбәнге һәм өске, алар бинаның төньяк өлешендә ике урам баскычы белән вертикаль рәвештә тоташалар. Өске мәйданчыктан шәһәрнең парк зонасына матур күренеш ачыла.
Стилобатта шураның конференцияләр һәм җыелышлар өчен үзгәртеп корыла торган залы, хәләл-кафе һәм кибет, никах бүлмәсе һәм башка йолаларны үткәрә торган урыннар бар.
Дини объектны төзүче – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ. Генераль проектлаучы – «Арканика архитектура остаханәсе» ҖЧҖ . Генераль подрядчы – «Фортэкс» ҖЧҖ.