КОРРУПЦИЯГӘ КАГЫЛЫШЛЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
«Башка кешеләрнең байлыгыннан көнләшергә кирәкми: алар аны без ирешә алмаган бәядән – тынычлыкны, сәламәтлекне, намусны, абруйны корбан итү бәрабәренә алганнар. Бу артык кыйммәт килеп чыга, чөнки алыш-биреш безгә бары тик зыян гына китергән булыр иде».
Жан де Лабрюйер (1645–1696), француз фәлсәфәчесе.
Коррупция (лат. corruptio – бозык, таркалу, бозылганлык) – ул җыелма төшенчә. Ул шәхси баю максатларында вазыйфасына бәйле булган билгеле бер вәкаләтләргә ия затның аннан турыдан-туры файдалануын аңлата.
«Коррупция» төшенчәсе беренче тапкыр Россия Федерациясендә «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон белән закон нигезендә беркетелгән.
Әлеге законның 1 статьясы нормасы нигезендә коррупция – хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән явызларча файдалану, коммерциячел сатып алу яисә физик затның үзенең вазыйфаи хәленнән акча, кыйммәтләр, башка милек яисә мөлкәти характердагы хезмәт күрсәтүләр рәвешендә табыш алу максатларында башкача файдалану, үзе өчен яисә өченче затлар өчен мөлкәти башка хокукларны алу яисә мондый хокукларны физик затлар тарафыннан әлеге затка законсыз бирү; шулай ук юридик зат исеменнән яисә аның мәнфәгатьләрендә әлеге гамәлләрне башкару.
БМОның коррупциягә каршы конвенциясендә дәүләт һәм иҗтимагый институтлар көрәшкә юнәлдерелгән коррупциячел җинаятьләр җентекләп тасвирлана. Ул 2003 елның 31 октябрендә Нью-Йоркта БМО Генераль Ассамблеясенең 58 нче сессиясенең 58 нче пленар утырышында 58/4 номерлы Резолюция белән кабул ителә. Мондый җинаятьләргә вазыйфаи затларны сатып алу, вазыйфаи зат тарафыннан мөлкәтне үзләштерү, табыш алу максатларында вәкаләтләрне кирәгеннән артык куллану, законсыз баю (гавами вазыйфаи зат активларының аның законлы кеременнән шактый артып китүе, бу хәлне аның гакыллы рәвештә нигезли алмавы), хосусый секторда мөлкәтне сатып алу һәм урлау, җинаятьчел эшчәнлектән алынган керемнәрне үзләштерү кертелгән.
Шунысын да аңлау мөһим: коррупция – җәмгыятькә, дәүләт хакимиятенә, барлык дәрәҗәдәге дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән хокукка каршы эшчәнлекнең махсус формасы; вазыйфаи зат белән сүз куешкан зат арасында килешү. Моннан алына торган матди һәм матди булмаган өстенлекләрнең законсыз булуы, алар тирәсендә барлыкка килә торган социаль мохитнең әхлаксызлыгы. Коррупция чагылышларының формалары төрлечә: ришвәтчелек, иҗтимагый ресурсларны һәм фондларны законсыз бүлү һәм яңадан бүлү, законсыз хосусыйлаштыру, сәяси структураларны (партияләрне) законсыз яклау һәм финанслау, ташламалы кредитлар, заказлар бирү, иҗтимагый ресурсларга – товарларга, хезмәт күрсәтүләргә, керем чыганакларына, өстенлекләргә ия булу өчен шәхси контактлардан файдалану, туганнарга, дусларга, танышларга төрле хезмәтләр күрсәтү һ. б.
Коррупциягә үзенә кагылмаган ресурсларны үз теләге белән бүлү хокукына ия булган теләсә кем дучар ителергә мөмкин (түрә, депутат, судья, хокук саклау органнары хезмәткәре, администратор, имтихан алучы, табиб һ. б.).
Коррупция бөтен дөньяда хөкем ителә, ул бик җитди, ә кайчак дәүләткә һәм җәмгыятькә зур зыян китерә, ахыр чиктә, дәүләт хезмәтендә булуы-булмавына бәйле рәвештә, һәркемгә зыян китерә торган күренеш.
Коррупция – ул, беренче чиратта, система. Әгәр сез ришвәт бирәсез яки аласыз икән, матди яки матди булмаган файда алу максатында үзегезнең яки кемнең дә булса вазыйфаи хәлен законсыз файдалануда катнашасыз икән – сез коррупция системасының бер өлешенә әвереләсез һәм хокукка каршы эшчәнлек өчен шәхси юридик җаваплы буласыз. Моннан тыш, сез нинди дә булса коррупция фактларына күз йомсагыз да, әхлакый җаваплылык тотасыз, чөнки бу хәл аның алга таба таралыш алуына китерә.
♦ ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:
1. Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә. «Халыкны хокукый агарту» сериясеннән. «Хокукый мәгълүматның фәнни үзәге» федераль бюджет учреждениесе. Мәскәү, 2015 ел.
Иероним Босх «Семь смертных грехов» картинасыннан «Комсызлык» фрагменты.