2024 елның 4 маенда Татарстанның Лаеш районы Тарлаш авылы янында «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында агачлар утыртылды. Республика чарасын ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Столбище кишәрлеге урманчылыгы оештырды.
Җиңү көне алдыннан акциягә Татарстанның төрле оешмалары вәкилләре – республикабызның экологиясенә һәм матурлыгына битараф булмаган кешеләр җыелды. Анда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре да бик актив катнашты.
Гасырлар дәвамында бездә агач утырту – үз Ватаныбызга сакчыл караш, аңа карата соклану һәм мәхәббәт белдерү билгесе булып тора. Май аенда уңдырышлы урман җирләренә дистәләгән чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды. «Яшәсен, урман!» – ди халык. Һәм ул яшәячәк тә. Яшел, куе булып, табигать нигъмәтләре белән тулып торачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 2020 елда үткәрелгән иде. Аны оештыручылар булып «Хәтер бакчасы» АКО, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды тора.
Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.