Кызамык – бу гомуми интоксикация, күзләрнең лайлалы тышчасы, йоткылык, өске сулыш юллары ягыннан ялкынсынулы күренешләр белән характерлана торган кискен йогышлы авыру.
Кызамыкны китереп чыгаручы – вирус. Тышкы мохиттә тотрыксыз: бүлмә температурасында 5-6 сәгать эчендә үлә.
Авыруның бердәнбер чыганагы – чирле кеше. Вирус төчкерү, йөткерү, сөйләшкәндә төкерек аша тарала.
Инкубация чоры уртача 9 көнгә сузыла.
Клиник рәсеме
Авыру гомуми интоксикация симптомнары белән кискен башлана: температура38°С һәм аннан да югарырак күтәрелә, аппетит, йокы бозыла, хәлсезлек, баш авырту, ярсучанлык барлыкка килә. Авыруның беренче сәгатьләрендә мул томау, төчкерү, коры тупас йөткерү башлана. Тавыш утыра, конъюнктивит үсеш ала.
Аннары, гадәттә, 13-14 көн дәвамында, колаклар артында, борын артында, яңакларында җиңелчә алсу төстән алып куе кызыл төстә бетчәләр барлыкка килә, алар тиз арада бөтен йөзгә һәм муен тирәсенә тарала. Икенче көнне ул тәндә, ә аннан соң кул-аякларда күренә башлый. Бер үк вакытта гомуми интоксикация һәм катараль күренешләрнең барлык симптомнары да кискен көчәя.
Кызамык вакытында өзлегүләр
Иң еш очрый торган өзлегү – үпкә, йоткылык, конъюнктив ялкынсынуы. Һәр унынчы балада авыру пневмония яки авыр отит белән катлаулана; һәр меңенче балада энцефалит (баш мие ялкынсынуы) барлыкка килә.
Кызамыкны профилактикалау
Инфекция белән көрәшүнең иң көчле, иң уңайлы һәм нәтиҗәле ысулы булып вакцинация тора.
Илкүләм профилактик прививкалар календаре нигезендә балаларга кызамыкка каршы планлы вакцинация 12-15 айлык чагында һәм кабат 6 яшьтә үткәрелә.
Эпидемик күрсәтмәләр буенча, вакцинация үткәндә кызамыкка каршы ясалган прививка яки элек кичергән кызамык авыруы турында ышанычлы мәгълүматлары булмаган кешеләргә кирәк.
Кызамыкка каршы вакциналар 20 елдан артык дәвам итә торган ышанычлы иммунитет тудыра. Вакцинация кызамык үсешен кисәтә, хәтта ул эпидемик хәлнең начарлануы вакытында үткәрелсә дә.
Вакцина белән үзегезне һәм балаларыгызны кызамыктан саклагыз!
Әгәр дә сез яки балагыз авырса:
· ашыгыч рәвештә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә (табибны яшәү урыны буенча поликлиникадан чакырырга яки авыр хәлдә булганда ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга);
· поликлиникага үзлектән йөрмәскә, ә табибны көтәргә;
· табиб килгәнче, туганнар белән элемтәләрне минималь дәрәҗәгә җиткерергә;
· чит илдә кайсы чорда һәм кайсы илдә булуыгыз турында табибка хәбәр итегез;
· йөткергәндә һәм төчкергәндә авызны һәм борынны яулык яки салфетка белән капларга, ешрак кулларны сабын һәм су белән юарга яки кулларны чистарту өчен спиртлы чаралар кулланырга;
· сулыш органнарын саклау чараларын кулланырга (мәсәлән, битлек яки марля бәйләвечен);
· үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә!