ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Әлмәт шәһәре, Гафиятуллин ур., 60 адресы буенча урнашкан торак йортны төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Объектны төзүче – «Еврострой» ҖЧҖ. Техник заказчы – «ГлавСтройТрест» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроект» ҖЧҖ.
«Олимпик life 2» торак комплексында булачак яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 11962,60 кв. метр булган 199 фатир төзелгән.