Чистай районында сугару системасының бүленеш челтәрен төзү төгәлләнде

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Безнең республика игенчелекнең тотрыксыз зонасында тора, аграрийлар әледән-әле корылык белән очраша. Шуңа күрә сугарулы җирләрнең мәйданын арттыру – туфракның уңдырышлылыгын арттыруда, димәк, терлекчелекне үстерүдә төп факторларның берсе. «Бүгенге көндә Татарстанның агросәнәгать комплексы – үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Республиканың Чистай районында яңа сугару системасының бүленеш челтәрен төзү төгәлләнде (2 нче этап). Бүген, 2025 елның 4 сентябрендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Проект нигезендә линия объектының сугару мәйданы – 2900 га. Аның территориясен 55 «Valley» су сиптерү машинасы сугарачак.

Төзүче – «Чистай» агрофирмасы ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «ТСИ» махсуслаштырылган төзүче ҖЧҖ. Проектлаучы – «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ.

Эш «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International