Дропперлар, яки дроплар – мошенниклар урлаган акчаларны кулга алуда катнашкан кешеләр. Җинаятьчеләр аларны эзләрен каплар өчен файдаланалар: бер картадан икенчесенә ниндидер сумманы күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.
Кайвакыт дропперга бу юлга аңлы рәвештә, тиз һәм җиңел акча эзләп баралар. Әмма бу вакытта җинаятьтә катнашучыларга әверлүләрен оныталар. Ләкин кеше, үзе дә бу хакта белмичә, мошенникларга хезмәт күрсәткән очраклар да еш була. Кызганычка каршы, белмәве аны җаваплылыктан азат итми.
Дропперларга җинаять җәзасы яный, ә тагын алар Үзәк Банкның махсус базасына эләгә, һәм 2024 елның 25 июленнән кредит оешмалары аларга счетларга һәм карталарга керү мөмкинлеген чикләячәк.
Регулятор базасына керү мөмкинлеге барлык банкларда да бар, шуңа күрә дроппер счетлары буенча дистанцион операцияләр берьюлы барлык кредит оешмалары өчен дә мөмкин булмаячак.
Дропперга кем әйләнә?
Куркыныч зонасында – акчага мохтаҗ һәм теге яки бу сәбәпләр аркасында акча эшли алмаган кешеләр. Һәм беренче чиратта, мәктәп укучылары – яшүсмерләр һәм студентлар. Картаны 14 яшьтән үк ачып була бит, җинаятьчеләр шуннан файдалана да инде, яшьләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итә.
Җинаятьчеләр еш кына җинаятьтәшләрен социаль челтәрләр, мессенджерлар һәм белдерүләр такталары аша эзли:
- банк картасын рәсмиләштерергә һәм бүләкләү өчен аны яки аның реквизитларын башка кешеләргә тапшырырга тәкъдим итәләр;
- кешенең онлайн-банкингына керү мөмкинлеген алырга телиләр;
- акчаны картага яки кәрәзле телефонга янәсе ялгыш күчерәләр, шуннан соң күчерелгән сумманы башка счетка кайтаруны сорыйлар;
- социаль челтәрләрдә конкурс яки лотерея администраторы булырга тәкъдим итәләр, аларның бурычы «отыш»ны күчерү булуы турында әйтәләр.
Дропперга әйләнәмәс өчен һәм якыннарыңа бу чоңгылга эләкмәс өчен ничек ярдәм итәргә:
Исегездә тотыгыз, тиз һәм җиңел акча эшләп булмый. Әгәр вакансиядән нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлашылмый икән, эш тәҗрибәсе таләп ителми һәм «Минимум көч таләп ителә!», «Көндәлек түләүләр», «Керем чикләнмәгән» кебегрәк сүзләр куркыныч турында кисәтергә мөмкин.
- Чит кешеләрдән күчкән теләсә нинди «очраклы» акчаларны банк аша гына кайтарыгыз.
- Үзегезнең шәхси һәм финанс мәгълүматларыгызны саклагыз: картагызның реквизитларын шикле сайтларда һәм анкеталарда калдырмагыз, шикле сылтамалар буенча күчмәгез һәм смслардан кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез.
- Әгәр сезнең яшүсмер балаларыгыз яки энекәшләрегез, сеңелкәшләрегез булса, аларны дропперлар хакында кисәтегез. Аларга шәхси һәм финанс мәгълүматларын тапшыру белән бәйле хезмәт хакы тәкъдим иткәндә – пауза алырга һәм ата-аналарга, укытучыларга яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатыгыз.
- Мошенниклар үз сүзендә нык торырга һәм үз максатларына ирешү өчен шантажлый башларга мөмкин. Бу вакытта үгетләүләргә һәм куркытуларга бирешмәскә, үз-үзеңә бикләнмәскә, ә өлкәннәрнең берәрсе белән сөйләшергә кирәк.
- Әгәр яшүсмер акча эшләргә тели икән, аның белән мөмкин булган вариантлар турында фикер алышыгыз һәм өстәмә эш табарга ярдәм итегез.
► Мәгълүмат чыганагы: Fincult.info – Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан булдырылган мәгълүмати-агарту ресурсы.