Хөрмәтле Татарстан халкы, Казанда яшәүчеләр! Хезмәттәшләр, дуслар!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!
Әлеге төп дәүләт бәйрәме туган ягын яратып, үзеннән алда килгән шәхесләрнең җиңүләре һәм замандашларының казанышлары белән горурлана торган һәрбарча кешеләрне берләштерә. Ватанпәрвәрлек, хезмәт сөю, күп милләтле Россиянең һәм газиз республикабызның традицияләренә карата хөрмәт хисләре кичерү – безнең өчен мөһим кыйммәтләр.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ярдәм, бәхет, иминлек һәм һәр йортка тынычлык телим!
Татарстан Республикасының Дәүләт
төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
В.А. Кудряшов
Бәйрәм турында
Бу көнне 1990 елда республиканың Югары Советы Татарстан социалистик совет республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итә. Республика оешуны беренче тапкыр бәйрәм итү 1991 елда була – бу хакта 29 август көнне, әлеге көнне эшләми торган бәйрәм көне турында карар кабул итеп, игълан итәләр. Шунысы игътибарга лаек, бу датага республика башкаласы – Казанның туган көнен бәйрәм итү дә туры китерелгән. Бүген Татарстан Республикасы көне – төбәктә уздырыла торган бөтенхалык бәйрәме. Бу көнне республика Рәисе, гадәттәгечә, гражданнарга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Төбәктәге шәһәрләр һәм авыллар тантанаи рәвешкә керә, бәйрәм төсмерләре керә. Татарстан халкы урам йөрешләренә чыга һәм массакүләм чараларда катнаша. Шәһәрләрдәге тантаналар кичке бәйрәм салюты белән тәмамлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт гимны тексты
(Рамазан Байтимеров сүзләре,
Филипп Пираевның рус теленә тәрҗемәсе)
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
♦ ♦ ♦
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живёт в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!