Төньяк-Көнчыгыш территориаль органда Төзүче көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

2023 елның 10 августында Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы офисында Төзүче көненә багышланган бүләкләү тантанасы булды.

Тантаналы шартларда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов ТР ДТК инспекциясенең Мактау грамотасы белән түбәндәгеләрне бүләкләде: Төньяк-Көнчыгыш ТО җитәкчесе урынбасары А.В. Болкисев, Төньяк-Көнчыгыш ТО № 1 бүлеге җитәкчесе Р.Н. Саликаева, Төньяк-Көнчыгыш ТО № 5 нче бүлеге җитәкчесе Р.Г. Шәмсиев.

Югары һөнәри уңышлары, Татарстан Республикасының төзелеш тармагын үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив катнашуы өчен Төньяк-Көнчыгыш ТО №4 бүлеге башлыгы А.Ф. Кәримов, Төньяк-Көнчыгыш ТО № 4 бүлеге консультанты З.И. Попова ТР ДТКИ Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов бүлекчәнең барлык хезмәткәрләренә сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде. 

Чын күңелдән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International