Татарстанның Югары Ослан районындагы «ИнноПарк»ка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 8 августы, сишәмбе

2023 елның 8 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Югары технологияләр өлкәсендә «Иннопарк» технопаркы (2 этап)»  объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Инновацион парк Татарстанның Югары Ослан районындагы «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә робототехника, электроника, медицина техникасы, яңа материаллар һ. б. өлкәләрдә проектларны үстерү һәм эшләтеп җибәрү максатында төзелгән.

Капиталь төзелеш объекты төзелеше 2022 елның декабрендә башланган. Шушы көннәрдә тәмамланган йомгаклау тикшерүе барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан инжиниринг үзәгенең 2 нче һәм 3 нче катларын чиста бизәкләү, җитештерү бинасын секцияләргә бүлү, территорияне төзекләндерү буенча эшләр тикшерелде. Хәзерге вакытта 11400 кв. м мәйданлы «ИнноПарк» файдалануга тапшырылырга әзер.

Объектны төзүче – «Иннополис Девелопмент» АҖ. Техник заказчы –  «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ. Генераль подрядчы – «Фортэкс» ҖЧҖ. Подрядчы – «Б.И. Тихомиров исемендәге Казан Гипронииавиапромы» АҖ. Субподрядчы – «Монат Групп» ҖЧҖ.

Төзелеш контролен «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International