2023 елның 1 августында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасының Ютазы муниципаль районында «Урыссу – Октябрьский» – Әпсәләм – Уба» автомобиль юлында Дим елгасы аша реконструкцияләнгән күпергә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә биредә республика ведомствосының Автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешенә һәм реконструкциясенә күзәтчелек буенча территориаль органы инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.
Тимер-бетон күпернең озынлыгы – 96,3 метр, киңлеге 10,8 метр тәшкил итә. Яңартылган участокның бөтен озынлыгында юл билгеләре ясалган. Яңа корылма гамәлдәге СП таләпләренә, проектлау һәм төзелешнең техник нормалары таләпләренә туры килә.
Объектны төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ).
Генераль проектчы – «МостПроектСтрой» ҖЧҖ.
Генераль подрядчы – «Мосты Республики Татарстан» ҖЧҖ.