КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Нәрсә ул мәнфәгатьләр каршылыгы?
Мәнфәгатьләр каршылыгы дигәндә дәүләт граждан хезмәткәренең кызыксынуы (турыдан-туры яки читләтеп) аның вазыйфаи (хезмәт) бурычларын тиешенчә, объектив һәм гадел башкаруына (вәкаләтләрен гамәлгә ашыруына) йогынты ясый яки йогынты ясый ала торган хәл турында сүз бара.
Шәхси кызыксынучанлык дигәндә вазыйфаи затның һәм (яки) аның белән якын туганлыкта торучы яки үги туганлыкта торучы затлар (ата-аналары, тормыш иптәшләре, балалары, ир туганнары, кыз туганнары, шулай ук тормыш иптәшләренең ир һәм кыз туганнары, ата-аналары һәм балалары), вазыйфаи зат һәм (яки) аның белән якын туганлыкта яки үги туганлыкта торучы затлар мөлкәти, корпоратив яки башка төрле якын мөнәсәбәтләрдә торган гражданнар яки оешмалар тарафыннан акча, башка төр мөлкәт, шул исәптән мөлкәти хокуклар, мөлкәти холыклы хезмәт күрсәтүләр, башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре яки файдалар (өстенлекләр) рәвешендә керем алу мөмкинлеге аңлашыла.
Хәбәр язмача формада, вазыйфаи бурычларны үтәгәндә барлыкка килгән, мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынучанлык барлыкка килүе турында белдерү рәвешендә рәсмиләштерелә.
Мәнфәгатьләр каршылыгы өч элементны үз эченә ала: вазыйфаи затның шәхси кызыксынучаныгы; билгеле бер шартларда аның файда алу өчен хезмәт вәкаләтләренә ия булуы; алар арасындагы сәбәп бәйләнеше. Ә хәзер бу элементларга тулырак тукталырбыз.
Шәхси кызыксыну
Вазыйфаи затның шәхси кызыксынуын, ягъни хезмәткәрнең үзе яки аның якыннарының керем алу мөмкинлеген билгеләү – мәнфәгатьләр каршылыгын квалификацияләү өчен бер шарт. «Якын» затларга, беренче чиратта, якын туганнары яки үги туганнары: хезмәткәрнең әти-әнисе, балалары, бертуганнары, аның хатыны (ире) һәм шул ук тормыш иптәшенең туганнары, балаларының тормыш иптәшләре карый. Әмма 273-ФЗ номерлы федераль законда андый затлар исемлеге катгый кысаларда билгеләнмәгән: гражданнарны шундыйлар исәбенә кертү өчен гомуми критерий – хезмәткәр белән нинди дә булса якын мөнәсәбәтләр булуы.
Хезмәткәрнең шәхси кызыксынуы белән бәйле булган керем (табыш) алу формалары булып, гражданлык хокуклары объектлары (күчемсез һәм күчемсез милек, шул исәптән кулдагы акча), башка мөлкәт, шул исәптән мөлкәт хокуклары (кулдагы булмаган акчалар), эш нәтиҗәләре (мәсәлән, йорт төзелеше) һәм РФ Гражданлык кодексының 128 статьясында күрсәтелгән кайбер объектлар тора ала.
Шәхси кызыксыну шулай ук милек өстенлекләрен алу белән бәйле булырга мөмкин, шул исәптән милектән азат итү (мәсәлән, бурычны түләү, аны куллану өчен яхшы процент ставкасы белән кредит бирү, машинаны вакытлыча куллану). Шул рәвешле, хезмәткәрнең матди хәлен яхшырта яки саклый алган бар нәрсә керемгә бәйле булырга мөмкин. Шул ук вакытта хезмәткәрнең хәзер түгел, ә якын киләчәктә алырга тиеш булган файдасы һәм башка үзенчәлекләре (карьера, хезмәт күрсәтү вакытын тизләтү, үзара хезмәт күрсәтү теләге) булырга мөмкин.
Вазыйфаи затта аның шәхси кызыксынучанлыгын гамәлгә ашыру өчен вәкаләтләргә ия булуы
Әлеге элемент, асылда, үзәк билге булып тора, ул булмаган очракта мәнфәгатьләр каршылыгы турында сөйләп булмый. Вазыйфаи зат бу очракта вазыйфаи бурычларны үтәү өчен кирәкле вәкаләтләргә ия, алар, аерым алганда, аның идарә карарларын кабул итү яисә мондый карарлар кабул итүдә катнашу хокукын белдерәләр, шул исәптән норматив хокукый актлар проектларын, оешмаларның локаль актларын әзерләүдә катнаша алуында чагылалар һ.б. Үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында вазыйфаи зат түбәндәгеләрне эшли ала:
- шәхси кызыксынуын гамәлгә ашыру өчен мөстәкыйль рәвештә гамәлләр кылырга;
- үзләренә турыдан-туры эш итү (гамәл кылмау) керә торган, вазыйфаи зат һәм (яки) аның белән бәйле булган затлар тарафыннан керем яки табыш алуга китерә торган (яки) гамәлләрне кылуны (гамәл кылмауны) үз эченә алган буйсынудагы яки контрольгә алынган затларга йөкләмә бирү яки башкача йогынты ясау.
Әлеге хокукый конструкцияне аңлау өчен, гадәти булган берничә мәнфәгатьләр каршылыгын карап үтик:
- хезмәткәр тарафыннан аның туганнарына кагылышлы булган дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыруга бәйле мәнфәгатьләр каршылыгы. Тәҗрибәдә бу болайрак күренә: ул, аның якын туганына карата тикшерү үткәрелсә, аттестация комиссиясендә катнаша яисә, әгәр кандидатлар арасында вазыйфа биләү өчен дәгъва белдерүчеләр арасында аның гаилә әгъзалары булса, хезмәткәр конкурс комиссиясендә катнашучы булып тора;
- дәүләт граждан хезмәткәре яисә муниципаль хезмәткәр эш буенча бәйле булып, үзләренә карата дәүләт идарәсенең яисә муниципаль идарәнең кайбер функцияләрен башкара торган юридик затларның акцияләрен, кертемнәрен үзләрендә яисә гаилә әгъзаларында һәм якын кешеләрендә милек буларак тотуга бәйле мәнфәгатьләр каршылыгы;
- дәүләт граждан хезмәткәренең үзе яисә аның якын туганнары тарафыннан бу хезмәткәргә бәйле булган һәм эш вазыйфаларын үти торган гражданнардан яки юридик затлардан бүләк яки хезмәтләр күрсәтүне кабул итүе белән бәйле мәнфәгатьләр каршлыгы.
Вазыйфаи зат һәм (яки) аның шәхси кызыксынучанлыгы бәйле затлар тарафыннан керемнәр яки табышлар алу (алу мөмкинлеге) белән вазыйфаи затның үз вәкаләтләрен башкаруы (башкарырга мөмкин булуы) арасында сәбәпче бәйләнеш
Башка сүзләр белән әйткәндә, хезмәткәр тарафыннан һәм (яки) аның шәхси кызыксынучанлыгына бәйле затлар тарафыннан файда алу үзләренең вазыйфаи бурычларын үтәү буенча очраклы нәтиҗә түгел, ә закончалык булырга тиеш.
Шул ук вакытта түбәндәге мөһим шартларны исәпкә алырга кирәк:
1) мәнфәгатьләр каршылыгы булган очракта, гамәлләр фәкать алдан уйлап эшләнә, шуңа күрә дә, файданы ахырдан алучы булуын да кертеп, каршылыкта гаепле булган барча элементларны тану аның кирәкле билгесе булып тора;
2) мәнфәгатьләр каршылыгы һәрвакыт билгеле бер хезмәт вазыйфаларын үтәүнең потенциаль башкарылуы, шулай ук төрле мәнфәгатьләр белән характерланган хокук мөнәсәбәтләренең барлыкка килүе белән турыдан-туры бәйле. Мәнфәгатьләр каршылыгы шартларында кылынган гамәлләрне (гамәл кылмауны) квалификацияләү өчен мәҗбүри булган очракта, хезмәткәр, күздә тотылган (гипотетик яктан мөмкин булган) вәзгыятьне түгел, ә конкрет карарны турыдан-туры кабул итү шартларында булырга тиеш.
Иң мөһиме, туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре мәнфәгатьләр каршылыгының бердәнбер һәм җитәрлек билгесе түгел әле. Киресенчә, бу мәгълүматны тирәнтен тикшерү өчен сәбәп буларак бәяләргә кирәк.
Вазыйфаи затларның туганлыгы, үз чиратында, идарә карарын кабул итүнең конкрет хәленнән тыш, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау өчен чаралар күрү бурычын нигезсез үтәмәү буларак карала алмый.
Әлеге аңлатмага йомгак ясап, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүнең теләсә нинди ихтималын булдырмый калу – вазыйфаи затның (хезмәткәрнең) коррупциягә каршы бурычлары даирәсенең мөһим өлеше.
Мәнфәгатьләр каршылыгыннан ничек сакланырга?
Хезмәткәр мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү ихтималын булдырмау өчен чаралар күрергә тиеш. Мәнфәгатьләр каршылыгы яки аның барлыкка килү ихтималы турында (ул бу хакта белгәч) хезмәткәр яллаучы/эш бирүче вәкиленә язмача формада хәбәр итәргә тиеш.
Эш бирүче нәрсә эшләргә тиеш?
Яллаучы вәкиле дәүләт яки муниципаль хезмәткәрнең шәхси мәнфәгатьләр каршылыгына китерә яки китерә ала торган шәхси кызыксынуы барлыкка килүе турында белсә, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яки җайга салу чараларын күрергә тиеш.
Мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яки җайга салу мәнфәгатьләр каршылыгының бер ягы булган дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең вазыйфаи яисә хезмәт хәлен үзгәртү (хәтта аны билгеләнгән тәртиптә вазыйфаи (хезмәт) бурычларыннан азат итү) һәм (яки) мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килүгә сәбәпче булган файдадан аның баш тартуы булырга мөмкин.
Дәүләт хезмәткәре аның бер ягы булган мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу һәм җайга салу Россия Федерациясе законнарында каралган очракларда һәм тәртиптә дәүләт хезмәткәрен читләштерү юлы белән яисә аның шәхсән үзенең читләшүе аша гамәлгә ашырыла.
Дәүләт хезмәткәренең мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу яки җайга салу чараларын күрмәве аны Россия Федерациясе законнары нигезендә эштән җибәрүгә китерә торган хокук бозу булып тора.
Иң еш очрый торган бозулар нинди?
- дәүләт хезмәткәренең шәхси кызыксынучанлыгы бәйле булган туганнарга һәм/яки башка затларга карата дәүләт идарәсенең аерым функцияләрен үтәү, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру;
- туганнарның һәм башка якын затларның вазыйфаи затка карата хезмәт бәйлелегендә торуы, аларны вазыйфаларына хокуксыз нигездә билгеләү, аларга акчалата бүләкләр түләү, кадрларга бәйле булган башка төрле нигезсез карарлар кабул итү;
- вазыйфаи затларның аларга карата контрольлек яки күзәтчелек эшчәнлеге алып барыла торган коммерция оешмаларында катнашуы;
- хезмәткәрнең туганнары яки башка якын затлары булган башкаручылар белән эшләрне башкаруга яки хезмәтләр күрсәтүгә дәүләт контрактларын төзү;
- хезмәткәр ягыннан аффилир затларга дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, тиешле бюджетлардан грантлар, субсидияләр бирү, күчемсез милек объектларын төзү өчен җир кишәрлекләре бирү һәм башка чикләнгән ресурсларны бүлү;
- хезмәткәрнең кыйммәтле кәгазьләргә ия булуы (катнашу өлешләре, оешмаларның устав (тупланма) капиталларында пайларна ия булуы).
Әдәбият исемлеге:
1. Е.В. Шестакова, юридик фәннәр кандидаты Дәүләт органнарында һәм коммерция оешмаларында коррупциягә каршы көрәш.
2. Прокурор аңлата. Сылтама: https://epp.genproc.gov.ru/web/proc_08/activity/legal-education/explain?item=61238170