Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Резервка куелган сумма нәрсә ул, ничек эш итәргә?» дигән темага вебинарга чакыра, ул 2023 елның 14 мартында 10.00 сәгатьтә узачак.
Вебинар спикерлары: Лекомцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы, Осипова Майя Камилевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең бурычларны җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары.
Вебинар программасы:
1. «Резервка куелган сумма» нәрсә ул?
2. Резервланган сумманы бердәм салым счетына ничек күчерергә һәм мөстәкыйль рәвештә резервлап буламы?
3. Сорауларга җаваплар.
Вебинар – бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен әлеге сылтама буенча күчәргә: https://w.sbis.ru/webinar/1a018138-5610-4e59-a067-379aec80d9ed, ачылган биттә «Катнашачакмын» язуына басарга һәм чарага теркәлергә кирәк. Вебинар алдыннан сылтаманы ачып, «Вебинарга күчү» төймәсенә басарга кирәк булачак.