2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербургта III Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Бу хакта Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Халыкара төзелеш чемпионатының федераль оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Катнашучылар Чемпионат үткәрү программасы проектын тикшерделәр, яңа тәкъдимнәр кертелде, приз фонды һәм ярыш блогы номинацияләренең йомгаклау исемлеге расланды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча өч: төзелеш, проектлау һәм проект белән идарә итү блокларына 25 шәхси һәм команда номинациясен кертү турында карар кабул ителде. Экспертлар бәяләгән махсус конкурс нәтиҗәләре буенча ярышлар программасына биш яңа номинация өстәлде.
III Халыкара төзелеш чемпионатының гомуми приз фонды 52,5 млн сумнан артык тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара төзелеш чемпионаты 2020 елның февралендә РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелды. Беренче тапкыр чара 2021 елның апрелендә Сочида узды. Икенче чемпионат 2022 елда Казанда узды. 2022 елдан ул «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы проектлары линиясенә кертелде.