Чаллыда яңа торак йортын тапшыралар

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллының 64 микрорайонында урнашкан 64-04 номерлы яңа торак йортка күчмә йомгаклау тикшерүен үткәрә. Аңа Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Виктор Поляков урамы, 11 йорт адресы бирелгән.

Ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торды.

Тикшерү кысаларында шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелде.

Күпфатирлы торак йорт төзелеше 2021 елның  сентябрендә башланган. Анда – 18 кат, гомуми мәйданы 8113,60 кв. метр булган 187 фатир бар. Бөтен бинаның мәйданы – 14157 кв. метр.

Төзүче – «Новое поколение» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит» ДК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Лидер» УТК ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.

Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International