Дәүләт граждан хезмәткәре тарафыннан үзенең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләрне, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырмау, әгәр мондый белешмәләрне тапшыруы мәҗбүри булса, яисә белә торып дөрес булмаган яисә тулы булмаган белешмәләрне тапшырмау Россия Федерациясе законнары белән билгеләнгән тәртиптә җаваплылыкка китерә торган хокук бозу булып тора.
Шуны истә тотарга кирәк: билгеләнгән белешмәләрне тапшыру дәүләт граждан хезмәткәренең бурычы булып тора («Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, № 79-ФЗ федераль законның 20 һәм 20.1 статьялары). Татарстан Республикасы Президентының 30.12.2009 ел, ПУ-702 номерлы указы белән расланган Нигезләмә нигезендә, керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында мәгълүматлар граждан хезмәткәрләре тарафыннан ел саен, хисап елыннан соң килә торган елның 30 апреленнән соңга калмыйча тапшырыла.
Шулай итеп, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, № 79-ФЗ федераль законның 59.1 статьясы нигезендә, «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль закон һәм башка федераль законнар белән коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яисә җайга салу турындагы таләпләрне үтәмәгән өчен граждан хезмәткәренә түбәндәге түләттерүләр билгеләнә:
1) кисәтү ясала;
2) шелтә белдерелә;
3) вазыйфасына тулысынча туры килмәве турында кисәтү ясала.
Искәрмә: Чикләүләр, тыюлар, хезмәт тәртибенә таләпләр «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, № 79-ФЗ федераль законның 16-19 статьяларында билгеләнгән.
Шул ук вакытта, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 27.07.2004 ел, № 79-ФЗ федераль законның 59.2 статьясы нигезендә, дәүләт граждан хезмәткәре ышанычны югалту сәбәпле түбәндәге очракларда эштән җибәрелергә тиеш:
- үзенең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырмаган очракта;
- бу белешмәләрне белә торып алдап яисә тулы булмаган күләмдә тапшырган очракта.
Моннан тыш, «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы федераль законның 20.1 статьясындагы 3 өлешендә билгеләнгәнчә, үзенең чыгымнары турында дөрес булмаган һәм тулы булмаган белешмәләр тапшыру шулай ук дәүләт граждан хезмәтеннән куылуга сәбәп була.
Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге кертелә торган мәгълүматны тиешле документлар белән чагыштырырга тәкъдим итә.
Исегездә тотыгыз, Татарстан Республикасы Президентының 30.12.2009 ел, № ПУ-702 указы белән расланган Нигезләмәнең 9 пункты нигезендә, әгәр гражданин яисә дәүләт хезмәткәре үзләре тарафыннан дәүләт органының кадрлар хезмәтенә тәкъдим ителгән керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүматларда нинди дә булса белешмәләрнең чагылдырылмаганлыгын яисә тулы күләмдә күрсәтелмәгәнлеген ачыкласалар, алар срок беткәнчегә кадәр, атап әйткәндә 01-31 майга кадәр төгәлләштерелгән белешмәләрне тапшырырга хокуклы.
Объектив сәбәпләр аркасында дәүләт граждан хезмәткәрләре хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында белешмәләр тапшыра алмаса, мондый граждан хезмәткәрләренә мәҗбүри тәртиптә дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенә мәгълүмат бирмәүнең конкрет сәбәбен күрсәтеп, тиешле гариза бирергә кирәк. Гаризага башка документлар да теркәлергә мөмкин.
Әлеге гариза ТР ДТК инспекциясенең дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссиясе утырышында Россия Федерациясе Президентының «Федераль дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссияләре турында» 2010 елның 01 июлендәге 821 номерлы указы белән расланган Мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссияләр турындагы нигезләмә нигезендә каралырга тиеш.