Яр Чаллыдагы социаль ипотека йортына проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә тапшырылды

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 8 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллының 63 микрорайонында урнашкан 63-03 номерлы яңа торак йортка проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде. Аңа Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Виктор Поляков урамы, 28 йорт адресы бирелде.

Тышкы челтәрләре һәм торак булмаган биналары белән күпфатирлы торак йорт төзелеше 2021 елның августында башланган. Анда – 18 кат, гомуми мәйданы 8317,80 кв. метр булган 170 фатир бар. Бөтен бинаның мәйданы – 13128 кв. метр.

Инвестор-төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Капиталь төзелеш объекты «Социаль ипотека» республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International