Түбән Камада 35 нчы микрорайон киңәя

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Түбән Каманың 35 микрорайонында тышкы инженерлык челтәрләре булган 8 нче номерлы яңа күпфатирлы йортны ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе уздырыла.

Инвестор-төзүче оешма – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Капиталь төзелеш объекты «Социаль ипотека» республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында төзелгән.

5-6 катлы № 8 торак йорт төзелеше 2021 елның январендә башланган. Аның гомуми мәйданы 11390,10 кв. м тәшкил итә. Анда 6557,80 кв. м мәйданлы 110 фатир бар.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Отделстрой» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International