Коррупция җинаятьләренең төп төре булып ришвәт тора.
Әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан ришвәт бирү яисә ришвәт тәкъдим итү яисә ришвәт алырга ризалык бирү яки ришвәт бирү турында гозерләү кебек кабул ителергә мөмкин булырлык итеп үз-үзеңне тоту – дәүләт хезмәткәре (муниципаль хезмәткәр) өчен ярамаган хәл, чөнки аның объектив һәм намуслы булуында шикләнергә мәҗбүр итә, тулаем алганда дәүләт идарәсе системасы абруена зыян китерә.
Ришвәт – ришвәт бирүче мәнфәгатьләрендә билгеле бер гамәлләр (хезмәтләр) яки гамәл кылмау өчен вазыйфаи зат тарафыннан алынган файда яки матди кыйммәт.
Ришвәт турыдан-туры («әгәр сорау минем файдага хәл ителсә, сез ... алырсыз») яки читләтеп тәкъдим ителергә мөмкин.
Ришвәт тәкъдим итүнең читләштерелгән билгеләре:
а) мөмкин булган ришвәт турында кинаяләп сөйләшү, ришвәт бирүче бәхәсле мәсьәләне уңай хәл иткән очракта, акча бирәчәге яки нинди дә булса хезмәт күрсәтәчәге турында ачыктан-ачык әйтми;
б) әңгәмә барышында ришвәт бирүче, шаһитлар булса яки аудио-, видеотехника ярдәмендә күзәтү алып барылса, ишарәләр яки мимика белән мәсьәлә хакында башка урында (башка шартларда) фикер алышуга әзер булуы турында белдерә;
в) ришвәтнең суммасы яки характеры турында әйтелми; сумма кәгазьдә язылырга һәм күрсәтелергә мөмкин;
г) шулай ук акча, банк чеклары, башка кыйммәтле кәгазьләр, асылташлар (металл), алардан ясалган әйберләр дә күрсәтелергә мөмкин;
д) ришвәт бирүче вазыйфаи затның өстәлендә, урындыгында, шкафында, киемендә яки сумкасында материаллар белән папка, конверт, төрелгән гәҗит калдырып, көтмәгәндә чыгып китәргә мөмкин;
е) ришвәт предметы почта аша яки посылка белән җибәрелергә, вазыйфаи затның туганнары аша яки вазыйфаи затка ришвәт бирүдә арадашчы затка тапшырылырга мөмкин.
Ришвәт булырга мөмкин:
Әйберләр – акча, шул исәптән валюта, банк чеклары һәм кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металл һәм таш эшләнмәләре, автомашиналар, азык-төлек продуктлары, видеотехника, көнкүреш приборлары һәм башка товарлар, фатирлар, дачалар, шәһәр читендәге йортлар, гаражлар, җир кишәрлекләре һәм башка күчемсез милек.
Хезмәтләр һәм өстенлекләр – дәвалау, ремонт һәм төзелеш эшләре, шифаханә һәм туристлык юлламалары, чит илгә сәяхәт, күңел ачу һәм башка чыгымнарны түләүсез бирү яки аз бәягә бирү.
Ришвәтнең яшерен формасы – бурычка алынган яки булмаган бурычны каплау рәвешендә банк ссудасы, түбән бәядән сатып алынган товарларга түләү, артык бәядән сатып алынган товарлар өчен түләү, ришвәтчегә, аның туганнарына, дусларына хезмәт хакы түләп, аның белән ялган хезмәт килешүләре төзү, ташламалы кредит алу, лекцияләр, мәкаләләр һәм китаплар өчен гонорарларны арттырып түләү, «очраклы» рәвештә комарлы уенда җиңү, бурычны гафу итү, аренда түләвен киметү, кредит буенча процент ставкаларын арттыру һ. б.
Мөһим аңлатма!!!
Бүләк итеп бирелгән ришвәтнең бүләктән аермасы бар. Хакимият һәм идарә органы хезмәткәренә вазыйфаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә физик һәм юридик затлардан бүләкләр: бүләкләр, акчалата түләүләр, ссудалар, милек рәвешендәге теләсә нинди хезмәтләр, күңел ачу, ял итү өчен түләү, транспорт чыгымнары һ. б. алу тыела. Беркетмә чараларына, хезмәт командировкаларына һәм башка рәсми чараларга бәйле рәвештә хезмәткәрләргә бирелгән бүләкләр федераль милек, РФ субъекты милке яки муниципаль милек дип таныла һәм акт буенча гражданлык һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан үзләре эшли торган органга тапшырылырга тиеш.
Ришвәт бирү һәм кабул итү буенча гамәлләр Россиядә законга каршы һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексы гамәлләренә туры килә. Ришвәт термины барыннан элек дәүләт хезмәткәрен сатып алуны аңлату өчен кулланыла, чөнки коммерция структурасына караган хезмәткәрне сатып алуны аңлату өчен «коммерциячел сатып алу» терминын куллану гадәктә кергән.
Хәзерге Россия Җинаять хокукында ришвәтчелеккә бәйле түбәндәге җинаятьләр бар:
· ришвәт алу (РФ ҖК 290 ст.),
· ришвәт бирү (РФ ҖК 291 ст.),
· вак ришвәтчелек (РФ ҖК 291.2 ст.),
· ришвәтчелек буенча арадашчы булу (РФ ҖК 291.1 ст.),
· коммерцияле сатып алу (РФ ҖК 204 ст.),
· коммерцияле сатып алуда арадашчы булу (РФ ҖК 204.1 ст.),
· вак коммерцияле сатып алу (РФ ҖК 204.2 ст.),
· ришвәткә бирү яки коммерцияле сатып алуга этәрү (РФ ҖК 304 ст.).
Ришвәт алу – иң куркыныч эш җинаятьләренең берсе, бигрәк тә ул бер төркем затлар тарафыннан башкарылса яки талау белән берлектә гамәлгә ашырылса, ул законлы яки законсыз гамәлләр кылган (гамәл кылмаган) өчен өстенлекләр һәм файда алудан гыйбарәт.
Ришвәт бирү – вазыйфаи затны законлы яки законсыз гамәлләр кылуга (гамәл кылмауга) этәрү яисә ришвәт бирүче файдасына нинди дә булса өстенлекләр алу, шул исәптән уртак яклаучылык яки хезмәт буенча популярлык өчен дә ришвәт бирү.
Ришвәтчелеккә арадашчылык итү, ягъни ришвәт бирүче яисә ришвәт алучы йөкләмәсе буенча ришвәтне турыдан-туры бирү яисә ришвәт бирүчегә һәм (яисә) ришвәт алучыга алар арасында ришвәт алу һәм бирү турында килешүгә ирешүдә яисә аны тормышка ашыруда шактый күләмдә башкача ярдәм итү.
Коммерцияле сатып алу – коммерцияле яки бүтән оешмаларда идарә итү функцияләрен башкаручы, сәяси партия функционеры һ. б. затка бирелә торган ришвәт.
Ришвәт алырга ризалык яки ришвәт сорау буларак кабул ителергә мөмкин булган гамәлләр һәм гыйбарәләр:
а) ришвәт бирү турында үтенеч (ишарә) кебек тирә-юньдәгеләр кабул итә ала торган сүзләр, белдерүләр һәм ишарәләр. Мәсәлән: «бу катлаулы мәсьәлә, ләкин хәл итмәслек түгел», «рәхмәтне икмәккә ягып булмый», «килешербез», «тагын да җитдирәк аргументлар кирәк», «параметрлары хакында сөйләшергә кирәк», «йә, нәрсә эшлибез?» һ. б.
б) оешмаларның вәкилләре һәм гражданнар белән, аеруча хезмәткәрләрнең һәм эшчеләрнең карарларыннан һәм гамәлләреннән файда алачак затлар белән, билгеле бер темаларга сөйләшү. Мондый темаларга, мисал өчен, түбәндәгеләр керә:
- хезмәткәрнең, эшченең хезмәт хакы түбән булу һәм теге яисә бу ихтыяҗларны тормышка ашыру өчен акчасы җитмәү;
- теге яисә бу мөлкәтне алу, теге яисә бу хезмәттән файдалану, туристлык сәяхәтенә чыгып китү теләге;
- хезмәткәрнең, эшченең туганнарының эш урыны булмау;
- хезмәткәрнең, эшченең балаларының белем бирү учреждениеләренә укырга керү зарурлыгы булу һ. б.;
в) ришвәт бирү турындагы үтенеч буларак, хезмәткәрләрдән кергән кайбер тәкъдимнәр кабул ителә ала, бигрәк тә алар үзләре өчен карарлары һәм гамәлләре белән файда китерә алырлык оешма вәкилләренә һәм гражданнарга адресланса. Мондый тәкъдимнәр яхшы ният белән әйтелгәндә һәм хезмәткәрнең шәхси файда алуына бәйле булмаган очракта да шулай кабул ителә ала. Мондый тәкъдимнәргә, мисал өчен, түбәндәгеләр керә:
- хезмәткәргә, эшчегә һәм (яисә) аның туганнарына ташлама бирү;
- ачыкланган бозуларны бетерү, дәүләт контракты буенча эшләр башкару, кирәкле документларны әзерләү өчен конкрет компания һәм (яисә) экспертлар хезмәтләреннән файдалану;
- акчаны конкрет хәйрия фондына кертү;
- конкрет спорт командасына теләктәшлек белдерү һ. б.
г) билгеле бер гамәлләрне кылу ришвәт алырга ризалык бирү яисә ришвәт бирү турында гозерләү буларак кабул ителергә мөмкин. Мондый гамәлләр арасында, мәсәлән:
- даими рәвештә бүләк алу, хәтта хакы 3000 сумнан ким булса да;
- хезмәткәрнең карарларының яки гамәлләреннән (гамәл кылмавыннан) файда алган, файда алучы яисә файда алырга мөмкин булган оешма вәкилләре белән бергәләп рестораннарга бару.
- башка гамәлләр.
Ришвәт бирү яки ришвәт алу очрагында сезнең гамәлләрегез:
- үзегезне мөмкин булганча сак тотарга, ришвәт алучы (ришвәт таләп итүче) тарафыннан ришвәтне алырга (бирергә) әзер булу яки моннан кискен рәвештә баш тарту кебек кабул ителергә мөмкин булган гамәлләрне эшләмәскә, шикле сүзләр ычкындырмаска;
- сезгә куелган шартларны (суммаларның күләме, товарның атамасы һәм хезмәт күрсәтүләрнең характеры, ришвәт бирү вакыты һәм ысуллары, коммерция сатып алу формасы, мәсьәләләрне хәл итү эзлеклелеге) игътибар белән тыңларга һәм төгәл истә калдырырга;
- ришвәт бирү вакыты һәм урыны турындагы мәсьәләне киләсе әңгәмәгә кадәр күчерергә тырышырга, әгәр бу мөмкин түгел икән, чираттагы очрашу өчен үзегез өчен яхшы таныш булган урынны тәкъдим итәргә;
- сөйләшүдә башлангычны үз өстеңә алмаска, күбрәк «кабул итеп эшләргә», ягъни ришвәт алу ихтималы булган затка «сөйләп бетерергә» ирек бирергә, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат җиткерү мөмкинлеген бирергә;
- диктофон булган очракта, ришвәт бирү яки ришвәт сорау турындагы тәкъдимне (яшерен) яздырып алырга тырышырга кирәк.
Сез беләсезме:
- җинаять җаваплылыгына тарту өчен ришвәтнең күләме әһәмиятле түгел. Ришвәт акча, шулай ук башка мөлкәт (күчемсез милек, кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле металл эшләнмәләр һ.б.), шулай ук төрле хезмәтләр һәм өстенлекләр сыйфатында булырга мөмкин. Ришвәт яшерен рәвештә була: бүләк, булган бурычны каплау, алга таба финанс чараларын түләп, ришвәт бирүче белән хезмәт килешүләрен төзү;
- нинди дә булса кыйммәтләр яисә мөлкәти файда алу турында алдан ук сөйләшеп кую гына түгел (ришвәт – сатып алу), ә ришвәт бирүче файдасына вазыйфаи зат тарафыннан гамәлләр кылынгач (гамәл кылмагач) ук бирелгән ришвәт тә җинаять җаваплылыгына тартыла торган гамәл булып тора, әгәр ришвәтне бирүче дә, алучы да алдан ук бу хакта сөйләшеп куймаган булсалар да, соңгысы тарафыннан ришвәт бирү күздә тотылмаган булса да (ришвәт – рәхмәт);
- ришвәт янап алу очрагында ришвәт биргән зат җаваплылыктан азат ителә, әгәр бу зат тиешле органнарга алга таба матди кыйммәтләрне бирү турында ирекле рәвештә хәбәр итсә;
- ришвәт биргән һәм ришвәт алгач өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган, ришвәтчелектә арадашчылык иткән өчен – 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Игътибар итегез, законнарда ришвәтнең чик дәрәҗәдә аз күләме билгеләнмәгән, ул бер мең сум, хезмәтләр өчен түләүгә бүләк сертификаты, бер шешә хәмер эчемлеге, кыйммәтле каһвә банкасы, элиталы конфет тартмасы, кара икра һ.б. булырга мөмкин, әгәр бу «бүләкләр» вазыйфаи зат тарафыннан нинди дә булса гамәлне кылу (гамәл кылмау) өчен билгеләнгән булса.
► https://gsn.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3429537.pdf