КОРРУПЦИЯГӘ КАРШЫ ХОКУКЫЙ АГАРТУ
Географик урнашуына, үсешнең тарихи үзенчәлекләренә һәм сәяси системасына бәйсез рәвештә, һәр илдә коррупциягә каршы эшчәнлекнең үзенә бер уникаль тәҗрибәсе бар. Шуңа да карамастан, коррупциягә каршы көрәштә гомуми, универсаль сыйфатларның булуы бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен коррупциягә каршы бердәм хокукый система булдыруга ярдәм итә.
Азия-Тын океан төбәгенә караган илләр дәүләт секторында актив реформалар нәтиҗәсендә шактый гына уңышка ирешкәннәр. Максатчан үзгәрешләрне тормышка ашыру барышында алар искергән һәм күп очракта аска тәгәрәү, хәерчелек кебек күренешләргә сәбәпче булган дәүләт идарәсенең көнкүреш формаларыннан арынганнар. Штат санын кыскарту юлы белән дәүләт аппаратын тотуга чыгымнар киметелгән, шуңа бәйле рәвештә хезмәт хакы арткан – хезмәткәрнең нәтиҗәле, фидакарь эшчәнлеге өчен этәргеч биргән әйберләрнең берсе, димәк, дәүләт хезмәткәрләренә карата патронаж, начар сыйфатта күрсәтелә торган хезмәтләр бетерелгән.
Административ реформалар үткәрүгә дучар булган сәбәпләр арасында, әлбәттә, коррупциянең киң үсеше һәм таралуы мөһим фактор була, ул гражданнарның һәм эшкуарларның дәүләт хезмәтенә карата ышанычсызлыгын тудыра. Бу төбәкнең коррупциягә каршы уңай стратегияләре арасында Сингапурның коррупциягә каршы көрәш стратегиясе үзен уңышлы күрсәткән.
Билгеле булганча, 1965 елда бәйсезлек алган вакытта, Сингапур илендә югары дәрәҗәле коррупция чәчәк ата. Аны киметү тактикасы Финанс министрлыгының коррупциягә каршы махсус программасын үтәүгә нигезләнә, ул түбәндәге чаралар комплексын үз эченә ала:
Югарыда аталган чаралардан тыш, бер үк вакытта:
Әлеге чаралар икътисадны җайга салу, квалификацияле административ кадрлар әзерләү һәм түрәләрнең хезмәт хакын арттыру белән бергә алып барыла.
Сингапурда коррупциягә каршы кампанияне 70нче елларда уңышлы үткәрүгә элеккеге премьер-министр Ли Куан Ю нигез салган, аның ярдәмендә ил өченче дөньядан беренчесенә моңарчы күрелмәгән ыргылыш ясый. 1999 елның ноябрендә ул бөтен ышаныч белән болай дип әйтә ала: «Идарә итүче партиянең иң кыйммәтле казанышы һәм Сингапурның төп горурлыгы булган намуслы, нәтиҗәле хөкүмәт намуслы, абруйлы булды һәм шулай булып калачак та».
Искәрмә: 1985 елда парламент алдында хисап ясаганда, премьер-министр аппаратны тотуга киткән чыгымнарны аклап: «Мин өченче дөнья илләренең иң хәерче премьер-министрларының берседер, мөгаен. Хәл итүнең төрле юллары бар. Мин исә базар икътисады кысаларында үзебезнең юлны тәкъдим итәм, ул гадел, ачык, аклана һәм тормышка ашырыла торган. Әгәр сез икейөзлелеккә өстенлек бирсәгез, сез ике яклылык һәм коррупция белән очрашасыз. Сайлагыз». Парламент, тарих күрсәткәнчә, Премьер-министрның бер үк вакытта министрларга һәм югары вазыйфаи затларга хезмәт хакын базар кыйммәтенә якын итеп билгеләү турындагы нигезләмәсен хуплап, дөрес сайлау ясый. Премьер-министрның хезмәт хакы, әйтик, 1,9 млн Сингапур долларын тәшкил иткән һәм, чыннан да, дөньяда иң зурысы булган.
Сингапурда коррупциягә каршы көрәш чаралары – 1970 елдан бирле Премьер-министр канцеляриясенә буйсынучы коррупцион эшчәнлекне тикшерү буенча автоном бюро. Гражданнарга бюрога дәүләт хезмәткәрләренә шикаять белән мөрәҗәгать итү һәм чыгымнарны кайтаруны таләп итү мөмкинлеге бирелгән. Сингапурның «Коррупцияне булдырмау турында акт»ка нигезләнә торган коррупциягә каршы көрәш стратегиясенә «шәхесне коррупциячел гамәлләр кылуга җәлеп итүгә этәргечне дә, мөмкинлек тудыра торган шартларны да минимальләштерергә яисә юкка чыгарырга» омтылышы, шулай ук принципиальлек һәм эзлеклелек хас.
Профессор К.К. Махбубани сингапурлылар коррупциядән ирекле булган яңа яшәү рәвешен төзегәндә төзегән өч принципны аерып күрсәтә:
Беренче принцип – меритократия принцибы (сүзен сүзгә тәрҗемә иткәндә – лаеклыларның идарә итүе; клептократия – караклар идарәсенең антиноимы булып тора). Аны тормышка ашыру теләсә кайсы социаль катламда талантлар эзләүгә нигезләнгән; кеше ярлы яисә бай булса, әгәр дә ул талантлы булса, ул дәүләт хезмәтенә җәлеп ителгән һәм стратегик фикерләү, идарә итүнең инновацион алымнарын кулланып, аны хәл итү сәләтенә ия булган байлыклар белән тәэмин ителгән. Иң яхшы кешеләрне сайлау системасы, талантларны ачыклау һәм үстерү – илнең дәүләт идарәсе парадигмасын формалаштыруда доминантлы константа.
Сингапурда дәүләт хезмәткәренең талантлылык, «алга китүчәнлек» дәрәҗәсе аның эшчәнлеген рейтинглы бәяләү юлы белән дә билгеләнә. Сингапур дәүләт хезмәте системасында 200 кеше элиталы төркем тәшкил итә, һәм аларның барлык 200 кешесе дә рейтинг объектлары булып тора. Һәм аларның һәрберсе, карт булса да, яшь булса да, яше һәм һөнәри һәм тормыш тәҗрибәсе булу-булмавына карамастан, рейтингны уздырганда югары баллар җыйса, элитаның беренче сафларында булачак, иң яхшы оешмаларны җитәкләячәк.
Уңышлы дәүләт хезмәтен формалаштырганда төп буларак аерып чыгарылган икенче принцип – прагматизм. Сингапур дәүләт эшлеклеләренең аңында прагматизм – ул нинди дә булса идеологияне эзләү түгел, бу, мөгаен, ил өчен аны үстерү юллары арасыннан нәтиҗәлерәген сайлау. Прагматизм – ул чит ил тәҗрибәсеннән иҗади файдалана белү, аны үз илендәге барлык каршылыкларны исәпкә алып, органик рәвештә җайлаша белү.
К. Махбубани фикеренчә, велосипед уйлап табарга кирәкми, дөньяга кызыксынып карау, чит кешеләрнең казанышларын анализлау да җитә, алар арасында үз дәүләтенең теге яки бу тормыш эшчәнлеге өлкәсендә аеруча адекват булган нәрсәләрне ачыкларга мөмкин.
Искәрмә: Сингапур хакимияте порт төзегәндә Европада иң яхшы портларның берсе булган Роттердамны күчереп ясаганнар. Сингапурда порт төзүнең иң яхшы вариантын яраклаштыру уңышлы булган, һәм хәзер бу порт бик көчле йөкләнеш алып барырга сәләтле.
Сингапур уңышын чагылдырган өченче принцип – гаделлек. Югары әхлак категориясе буларак гаделлек – Сингапурның хакимият структураларында уңышлы эшләү өчен беренче шарт. Гаделлекнең декларацияләнә торган фон булмавы, ә дәүләт хезмәткәренең әхлакыйлыгы, аның абруен чагылдыруы турында ниндидер бер бизнесменның гаиләсе белән илнең иң матур почмакларында ял итү тәкъдимен кабул иткән Сингапурның бер министрын кулга алу факты сөйли. Кайтканнан соң министр кулга алына.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коррупциягә каршы көрәшнең беренче адымнарыннан, бигрәк тә дәүләт хакимияте өлкәсендә, монда этикага, этика статусына зур игътибар бирелгән. Чөнки «хакимият, халык күрсәткән ышаныч таныклыгы булмаса, ә шәхсән баю мөмкинлеге булып каралган очракта, бу инде этика проблемасына әверелә», – дип ышанган премьер-министр Ли Куан Ю. «Озак яшәүгә дәгъва кылучы барлык җәмгыятьләр намуслылык принцибын сакларга тиеш, югыйсә җәмгыять исән калмаячак», – дип белдергән ул катгый ышаныч белән.
Сингапурда коррупциягә каршы көрәш өзлексез алып барыла, нәкъ менә сәяси лидерлар һәм югары вазыйфаи затлар көрәш алып бара, аларның тырышлыгын җәмгыять һәрьяклап хуплый. Биредә ике социаль өлкә – дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган өлкәләрнең ментальлек полюслары бердәмлеккә туры килә һәм бер дәүләттә гомуми коррупция чарасының сирәк очрый торган феномены барлыкка килә. Биредә җәмәгатьчелек шелтәсе абсолютка җиткерелгән, ул, чыннан да, административ яки җинаять җаваплылыгы кебек үк йогынты ясый ала. Вазыйфаи затларның берсе дә телевидениедә яки вакытлы матбугат аша, матбугат битләрендә коррупционер буларак гомумхалык тарафыннан гаепләнергә теләмәс иде. Нәкъ менә шул әйбер алар өчен иң катгый җәза булып тора.
Югары җаваплылык дәрәҗәсе, сатлык булмау, намуслылык, тел тидермәслек үз-үзеңне тотышның шәхси мисалы – төп критерийлар, Сингапурның сәяси лидерларының, дәүләт эшлеклеләренең төп максаты. Хөкүмәт биредә халык өчен үрнәк булып тора. Гаҗәп түгел, ватанга, халыкка, илгә хезмәт итү миссиясен шундый аңлауга карамастан, Сингапур югары этика кыйммәтләрен культивацияләгәндә дөньяның коррупция белән көрәштә авангард позицияләренә чыкты. Шулай итеп, Сингапурда меритократия, прагматизм һәм гаделлек принцибы - көчле лидерлыкны тәшкил итүче, дәүләт хезмәтенең өч баганасына әверелгән.
Искәрмә: Сингапурның коррупциягә каршы көрәш стратегиясен тикшеренүчеләр «Сингапур могҗизасы» дип атыйлар, аңа ирешү яңа элемтәләр булдыру хисабына гына бармаган. Аңа мәгариф системасында булган сизелерлек реформалар да сәбәпче булган. Барлык балаларга да бер үк төрле үсеш шартлары бирү турында карар кабул ителгән. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында бүленеш булмаган. Ел саен һәр уку йортында IQ буенча тестлар үткәрелгән, аны оештыру белән инглиз галимнәре шөгыльләнгән. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар автомат рәвештә илнең иң яхшы Raffles мәктәбе укучыларына әверелгән. Нәкъ менә шунда дәүләтнең киләчәк җитәкчелеге укытылган. Мондый алым илне югары интеллектуаль кадрлар белән тәэмин иткән. Урта һәм түбән квалификацияле белгечләргә кытлык бар. Гаилә дисциплинасы берьюлы өч мәдәният: Кытай, Малайзия һәм Һиндстан традицияләрендә төзелгән. Сингапурда яшәүчеләр табигате белән уникаль характер сыйфатларына ия, эшкә сәләтлелек һәм хәйләкәрлек дәрәҗәсе, эшлеклелек һәм уңышка омтылу кебек сыйфатларга ия.
Закон, тәртип һәм финанс уңышы җәмгыяте мәдәни үзенчәлекләргә таяна. Бүген һәркем күрә ала торган әйбер сингапурлылар тарафыннан бары тик үз көчләре һәм интеллекты белән генә ирешелгән. «Хай-тек» стилендә рәсмиләштерелгән дөньякүләм финанс үзәге стериль чисталыгы белән аерылып тора. Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту автомобильләрнең аз санда булуы белән чагылдырыла. Бөкеләр булмауның сәбәбе машиналарның артык кыйммәт булуына һәм транспорт белән идарә итүгә рөхсәт алу бәясенә бәйле. Илдә катгый штрафлар гамәлдә. Тәрәзә аша ташланган тәмәке төпчеге өчен хокук бозучыга 15 мең доллар тирәсендә чыгым тотарга туры киләчәк. Ил икътисады гына түгел, ә анда барган тормышның барлык аспектлары да чиста күренә.
► Әдәбият исемлеге:
1. Коррупция һәм аңа каршы көрәш: теория һәм тәҗрибә. Уку ярдәмлеге. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Никонова Э.И., Абдрахманова Л.В., Казан, 2016 ел.
2. Хонг Марк. Сингапур – коррупцияне җиңгән ил. // Коррупциясез җәмгыятькә таба № 2 (19), 2004 ел.