Кадрлар белән эшләүчеләр көне (Кадр хезмәткәре көне) – кадрлар белән эшләүче белгечләрнең һөнәри бәйрәме.
Кадрлар белән эшләүче – компаниянең иң кыйммәтле хезмәткәрләренең берсе. Ул персонал турында барысын да белә, эшкә кабул итүдән башлап, эштән җибәргәнчегә кадәр мөһим процедураларны җайга сала.
Кадрлар белән эшләүче – компаниянең йөзе. Эшкә килгәндә яңа хезмәткәрләр беренчеләрдән булып нәкъ менә аның белән таныша. Эштән киткәндә, әйләнеш кәгазе тапшыру һәм хезмәт кенәгәсен алу өчен, алар тагын кадрлар бүлегенә әйләнеп кайталар. Каршылыкларны хәл итә белү, ярдәм итәргә әзер тору, кешеләр белән эш итү тәҗрибәсе, аралаша белү – мондый белгеч өчен кыйммәтле сыйфатлар.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегендә бердәм, тату белгечләр коллективы эшли. Аны Наталья Алексеевна Габсәләмова җитәкли.
Хезмәттәшләребезне бу искиткеч бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, өйләрендә бәхет һәм иң изге теләкләр телибез!
► Тарихи белешмәлек
Россиядә кадрлар белән эшләүчеләр көнен елга ике тапкыр – 24 майда һәм 12 октябрьдә бәйрәм итәләр. Бу даталарның берсе дә рәсми статуска ия түгел, әмма бу кадрлар хезмәте хезмәткәрләренә бәйрәм итәргә һәм котлаулар кабул итәргә комачауламый.
Аны персонал сайлау һәм укыту буенча белгечләр, HR-менеджерлар, кадрлар бүлеге инспекторлары, шулай ук кадрлар хезмәте җитәкчеләре билгеләп үтә.
Кадрлар белән эшләүче белгечләр өчен елына ике һөнәри бәйрәм көне очраклы гына барлыкка килмәгән, тарихи рәвештә шулай килеп чыккан. 1835 елның 24 маенда фабрикаларда эшчеләр һәм җитәкчелек арасында үзара мөнәсәбәтләр турында карар чыга. Бу, асылда, хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында беренче регламент була. Ә 1918 елның 12 октябрендә «Совет эшче-крестьян милициясен оештыру турында күрсәтмә» дигән документ имзалана. Документ төзелгән дәүләт структурасында кадрлар бүлекләре булдырырга карар ителә. Димәк, нәкъ менә шушы мизгелдән кадрлар белән эш итүче белгеләр тарихы башлана да инде.
Сүз уңаеннан, бу көнне бәйрәм итү традициясе беренче тапкыр нәкъ менә эчке эшләр органнарының кадрлар хезмәтендә барлыкка килгән. «Кадрлар белән эшләүче» яки «кадрлар белгече» һөнәренең исеме СССРда ук барлыкка килә. Хезмәткәрләр предприятиеләрдә эшләүчеләрнең шәхси эшләрен, хезмәт кенәгәләрен алып баралар, алар тарафыннан законнар үтәлеше өчен җавап бирәләр. Ул вакытта кадрлар эшен дәрәҗәле дип санамаганнар.
Бүген һәр компаниядә диярлек кадрлар белгече бар, ул оешма эшендә төп фигураларның берсе булып тора, ә аның эшенә ихтыяҗ бар.
♦ Фотода: Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге. Әйдәп баручы киңәшче А.З. Игнатьева, әйдәп баручы консультант О.П. Сорокина, бүлек җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, әйдәп баручы киңәшче С.Ю. Яковенко, өлкән белгеч Р.В. Гарифуллина.