Хезмәтне саклауга балалар күзлегеннән

2022 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы офисында «Хезмәтне саклауга балалар күзлегеннән» дигән рәсемнәр күргәзмәсе ачылды.

Һәркемгә билгеле, үз сәламәтлегеңне беркайчан да онытырга ярамый, чөнки бу безнең тормышыбызга турыдан-туры йогынты ясый. «Тормыш матур, ә эш куркынычсыз булсын өчен, кагыйдәләрне белеп кенә калмыйча, аларны истә тот һәм үтә!» – балага дөрес тәрбия бирү шундый девиз белән башлана. Кече яшьтән үк балаларның күңелендә эш вакытында куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк дигән фикер берегергә тиеш. Бәлки киләчәктә бу аларга гомерләрен коткарыр.

ТР ДТК инспекциясенең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләренең фикере әнә шундый. Һәм бу иҗат өчен бик катлаулы тема. Әмма яшь рәссамнар аны башкарып чыкканнар. Барлык кыенлыкларга карамастан, алар шулай да төп фикерне һәм экспозициянең рухын кәгазь, буяулар һәм карандашлар аша тапшыра алганнар. Хәзер аларның эшләре – безнең алда.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмә 2022 елда Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар кысаларында оештырылган. Аны ел саен 28 апрельдә билгеләп үтәләр. ТР Министрлар Кабинетының 29.03.2022 ел, № 633-р күрсәтмәсе нигезендә, Татарстанда чаралар 2022 елның 20 апреленнән 20 июненә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International