2022 елның 5 маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы офисында «ЕРКНМ» дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат кертү» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Кереш сүз белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов чыгыш ясады. «Түгәрәк өстәл» утырышында шулай ук өлешле төзелешне контрольдә тоту һәм хокук эше идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе үтәлешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе И.Ә. Кәримова, ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш ТО хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән килүчеләрне Казан шәһәре буенча ТО башлыгы урынбасары А.И. Шәймәрданов таныштырды. Ул «ЕРКИНМ» федераль дәүләт мәгълүмат системасы һәм контроль (күзәтчелек) чараларның бердәм реестрына мәгълүматны ничек кертү турында җентекләп сөйләде.
Әлеге система контроль (күзәтчелек) органнары һәм Россия Федерациясе Прокуратурасы органнарының контроль (күзәтчелек) чараларын планлаштыру һәм килештерү өлешендә мәгълүмати хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен билгеләнгән. Ул Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан 2021 елның 1 июленнән «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керү белән гамәлгә кертелгән. Әлеге системаны булдыру зарурлыгы әлеге Федераль законның 19 статьясында билгеләнгән.
«Түгәрәк өстәл» кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең территориаль органнары тәҗрибә уртаклаштылар, көнүзәк сорауларга җаваплар бирелде.