Казанда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең куст киңәшмәсе узды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 13 гыйнварында Казанда Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов җитәкчелегендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең куст киңәшмәсе узды.

Президиум составына җитәкченең беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллин, өлешле төзелеш буенча хокукый эш һәм контрольлек идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов, финанс-икътисадый контроль бүлеге җитәкчесе М.В. Васина, административ практика бүлеге җитәкчесе А.А. Газизова, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге җитәкчесе урынбасары С.А. Коклюгин керде.

Киңәшмәгә Инспекция аппаратыннан, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектлары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль органнан, автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль органнан, тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль органнан, Көнбатыш, Төньяк-Көнбатыш һәм Кама аръягы территориаль органнарыннан йөзгә якын хезмәткәр җыелды.

Кереш сүз белән ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов чыгыш ясады.

Региональ дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыруны регламентлаштыручы шәһәр төзелеше законнарындагы төп үзгәрешләр турында ТР ДТК инспекциясенең хокукый эш һәм өлешле төзүне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Раимов сөйләде.

Ведомство җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре очрашуы диалог режимында узды. Анда РФ Шәһәр төзелеше кодексының яңа таләпләренә һәм дәүләт төзелеш күзәтчелеге өлкәсендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең административ регламентына кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International