Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Габдрахман Әпсәләмов, 21А» адресы буенча урнашкан, кертеп-терәтеп төзелгән торак булмаган биналары белән 63-16 номерлы 216 фатирлы торак йорт» объектында актыккы тикшерү эшләренә кереште. Тикшерү нигезе – төзелешне тәмамлау турында алынган хәбәр.
Тышкы инженерлык челтәрләре булган яңа йортта – 11 кат. Фатирларның гомуми мәйданы – 13318,20 кв. метр.
Ноябрь ахырында биредә бизәкләү эшләре алып барылган, инженер-техник тәэмин итү челтәрләре монтажланган.
Йортны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Генераль подрядчы – «Домкор Строй» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Проектлаучы – «Домкор Проект» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.
Чаллыдагы яңа йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кисәтүләр белдерелмәсә, объектка ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк, шуннан соң аны кулланылышка кертәчәкләр.
ТР ДТИ инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов хәбәр иткәнчә, 24 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән түбәндәге капиталь төзелеш объектларына проект документларының туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәләре бирелгән:
- Казан шәһәренең «Салават күпере» торак комплексында Нурихан Фәттах урамындагы № 2-4-2 торак булмаган биналары булган 108 фатирлы торак йортка («Социаль ипотека» программасы кысаларында төзелгән);
- торак булмаган биналары кертеп төзелгән һәм 3 нче дәрәҗәле җир асты паркингы булган, Казан шәһәренең «Легенда» торак комплексында Отрадная урамындагы 25 катлы ике торак йортка (төзелешнең 5 нче чираты);
- Чаллы шәһәренең «Мәләкәс арьягы» торак комплексында эчке инженер челтәрләре булган һәм территориясе төзекләндерелгән, 4 катлы № 26-01, № 26-02, № 26-03 торак йортларына (1 нче этап).