«Русалочка» балалар бакчасы төзелеп беткән диярлек

2021 елның 10 декабре, җомга

Татарстан Республикасы ДТК инспекциясе Татарстан Республикасы, Әлмәт муниципаль районы, Әлмәт шәһәре, Урсалы микрорайоны, Шамил Бикчурин ур., 33 нче йорт адресы буенча урнашкан  16 нчы «Русалочка» балалар бакчасында күчмә нигездә актыккы тикшерү уздыра.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең бинасы – ике катлы. Аның гомуми мәйданы – 2963,50 кв.метр. Яңа балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән.

Объектны төзүче – Әлмәт муниципаль районы Мәгариф идарәсе.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы – «Казаньсоюзстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Субпродрядчы – «Альянсстрой» ҖЧҖ.

Проект документларына туры килү турында ярашлылык бәяләмәсе бирелгәннән соң, балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Белешмә:

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында яшь ярымнан өч яшькә кадәр яшьтәге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру чаралары гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 20 гыйнварындагы күрсәтмәсе нигезендә 13 балалар бакчасы төзелешенә акча бүлеп бирелгән. Бу Казанда – биш яңа балалар бакчасы, өчесе – Чаллыда, берсе – Әлмәттә,  Лаеш һәм Биектау районнарында – берәр, ә тагын икесе – Питрәч районында. Шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча да Казанда өч балалар бакчасы һәм республиканың Балтач районында бер балалар бакчасы төзелә.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш

күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International