ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Кама ҖЭҮ-1 башлап С.П. Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинатына кадәр сузылган һава буйлап 110 кВ егәрлекле электр энергиясе тапшыру линиясе булган объектлар комплексын төзү һәм үзгәртеп кору эшләренә ахыргы тикшерү уздыра.
Тикшерелә торган линия объекты Татарстанның Түбән Кама белән Тукай районнарын тоташтырып тора. Аның озынлыгы – 27,774 км.
Ноябрь аеннан башлап биредә эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барылган. Инспекция тарафыннан тикшерү уздырып бетерелгәч, уңай нәтиҗәләр булган очракта, Ярашлылык турында бәяләмә биреләчәк һәм объект файдалануга тапшырылачак.
Линия объектларын төзүче – «Сетевая компания» АҖ филиалы «Төзелә торган объектлар дирекциясе».
Генераль подрядчы – «Средневолжсксельэлектросетьстрой» ҖЧҖ.
Генераль проектчы – «Средневолжсксельэлектросетьстрой» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «КЭР-Инжиниринг» ҖЧҖ филиалы «ТатНИПИэнергопром».