ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Түбән Каманың 34 микрорайонында урнашкан 120 фатирлы торак йортның проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирелде. Ул «социаль ипотека» программасы буенча төзелгән.
Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
7466,60 кв. м мәйданлы яңа йортта – 10 кат, өч подъезд. 120 фатирның 60 – ике һәм 60 – өч бүлмәле. Барлык фатирлар да чистага төзекләндерү эшләре башкарылган, сантехника, газ плитәләре, хәбәр бирә торган төтен датчиклары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счётчиклары, җылылык регуляторлары белән тәэмин ителгән.
Хәзерге вакытта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетына объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү өчен мөрәҗәгать әзерли.