«Балтач – Әтнә – Олы Лызи 2нче өлеш» автомобиль юлы төзелешен тәмамлау

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 4240,0 метр озынлыкта «Балтач – Әтнә – Олы Лызи 2 нче өлеш» автомобиль юлы төзекләндерелгән. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ахыргы  тикшерүе узды.

Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары башкарылган эшләрнең һәм элемтә, ЛЭП, газүткәргеч челтәрләрен үзгәртеп корганда, җир катламын, ясалма корылмаларны урнаштырганда кулланылган төзелеш материалларының сыйфатын, шулай ук грунт һәм юл конструкциясе элементларының ныклыгын тикшерде.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Главтатдортранс» ДКУ. Генераль проектлаучы – «Спектр» инжиниринг компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Районара юл-төзелеш идарәсе-1» ҖЧҖ.

Ахыргы тикшерү уңай тәмамланган очракта, объект проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алачак. Бу төзүчегә «Балтач – Әтнә – Олы Лызи 2 нче өлеш» автомобиль юлын файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирәчәк. Сосновка һәм Шубан авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен бу, һичшиксез, яхшы яңалык.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча төбәк әһәмиятендәге 96,7 км автомобиль юллары ремонтланачак. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив хәлгә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International