Казан шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясенә әзерләнү турында

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе узачак. Ул 1972 елгы Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышлана.

Чара кысаларында шулай ук Бөтендөнья мирас объектлары белән идарә итүче оешмалар форумы, Яшьләр моделе һәм «Орлёнок» бөтенроссия балалар үзәгендә  балалар сменасы да узачак. Моннан тыш, Санкт-Петербургта Тау университеты базасында Бөтендөнья мирасының яшьләр форумы узачак. Планлаштырылган чараларның төп темасы – «Бөтендөнья мирасын саклау императивы буларак мәдәниятара диалог».

Дүрт меңгә якын делегат, шул исәптән мәдәният, мәгариф һәм экология министрлары, шулай ук ИКОМОС һәм МСОП профессиональ хөкүмәтнеке булмаган оешмалары катнашыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Президентының «2022 елда Казан шәһәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен оештыру һәм үткәрү турында» 2021 елның 30 июлендәге 216 номерлы күрсәтмәсенең 2 пунктын үтәү йөзеннән, чарага әзерлек һәм аны уздыру буенча оператив штаб һәм эш төркемнәре оештырылачак.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Казан шәһәрендәге 45 нче сессиясенә әзерлек турында тулырак итеп ТР ДТК инспекциясе сайтының «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин:

https://gsn.tatarstan.ru/45-sessiya-komiteta-vsemirnogo-naslediya-yunesko.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International