ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 2021 елның 10 аендагы эш күрсәткечләре

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 10 аенда ТР ДТК инспекциясе күзәтчелегендә 1075 капиталь төзелеш объекты булган, аларга карата 2817 тикшерү үткәрелгән. Юридик һәм физик затларга, шәхси эшкуарларга карата уздырылган тикшерүләрнең гомуми саны – 4058. Бирелгән күрсәтмәләр саны – 1067. Ярашлылык турында бирелгән бәяләмәләр саны – 267.

Инспекторлар административ хокук бозулар турында 1312 беркетмә төзегән. Алар арасында – Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.4 статьясы буенча 729 беркетмә (төзелеш һәм төзелеш материалларын куллану өлкәсендә мәҗбүри таләпләрне бозган өчен), Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.5 статьясы буенча 366 беркетмә (капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, файдалануга тапшыру буенча билгеләнгән тәртипне бозган өчен).

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре 10 айда барлыгы 36 460 000 сумлык 1081 карар чыгарган.

Казан һәм Татарстан Республикасы территориясендә төрле функциональ билгеләнештәге объектларны төзү һәм реконструкцияләү буенча күзәтчелек алып барылган. Алар арасында: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, сырхауханәләр, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автоюллар һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торганнары да.

Күзәтчелек чаралары барышында ачыкланган бозулар вакытында бетерелгән. Тапшырылган һәр объект артында инспекторларның тырыш хезмәте ята, аларның сизгерлеге һәм профессионализмы нәтиҗәсендә төзелешне расланган проект карарлары таләпләренә туры китереп тәмамлау мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International